Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Санар вакыт (фото)

Авыл хуҗалыгы өлкәсе районыбыз икътисадында төп урынны алып торганлыктан, аныӊ үсеше, бүгенге халәте һәм киләчәге һәркемне кызыксындыра, уйландыра.

Бу өлкәдә һәр тиенне санап, аны кайсы тармакка юнәлдереп зуррак табыш алу турында гына түгел, ә булган мөмкинлекләрне тулысынча файдаланып, җибәрелгән ялгышларны вакытында төзәтеп, күләмле продукция һәм тиешле файданы алу турында фикерләшү вакыты күптән көн тәртибендә тора. Җитәкчелекнеӊ, белгечләрнеӊ алдынгы технологияләрне кулланып алга карап эш йөртүе дә иӊ кирәкле юнәлешләрнеӊ берсе булып кала. «Смәел» күмәк хуҗалыгына нәкъ шушы таләпләрдән чыгып район хуҗалык җитәкчеләре икътисад белгечләре белән бергә ачыктан-ачык фикерләшергә чакырылганнар иде. Бу җирлектә 200 млн. сумнан артыграк чыгымнар сораган мегаферма төзелеше барышын газета битләрендә таныштырып барган идек. Ниһаять, хуҗалык белгечләре бу корылманыӊ эшчәнлеге, аныӊ нинди үсешкә мөмкинлек тудыруы турында үз күзләре белән күреп, инана алдылар. Соӊыннан Смәел авыл мәдәният йортында 2015 елда район авыл хужалыгы терлекчелек тармагы үсешенә йомгак ясалды.
Тәкъдим ителгән чыгышлардан, таблицалардан караганда, дөрестән дә узып киткән ел район терлекчеләре өчен уӊышлы ел булган. Хуҗалыкларга ел дәвамында кергән 1 млрд. 931 млн. 997 меӊ сум керемнеӊ 1 млрд. 634 млн. 140 меӊ сум куләмендәгесе нәкъ терлекчелек өлкәсеннән кергәнен хисапласак, ягъни 85 проценты, бу тармакныӊ әһәмиятенә һәм мөмкинлегенә тагы бер кат инанасыӊ. Терлекчелектән иӊ зур керем - 147 млн. 815 меӊ «Татарстан»да, яӊадан ике хуҗалыкта бу керем 100 млн. сумнан артып киткән: «Яӊа тормыш»та ул 123 млн. 830 меӊ, «Дуслык» хуҗалыгында 114 млн. 800 меӊ сум тәшкил иткән.
Нәтиҗәле эшләгән 5 хуҗалыкныӊ терлекчелек өлкәсендәге акча кереме гомуми район күләмендәге кеременеӊ 36 процентын тәшкил итә. Димәк, һәр хуҗалык тигез дәрәҗәдә эшләсә, өстәмә керемнеӊ күпмегә артасын күзалларга була. Бу өлкәдә 2015 елда иӊ зур үсешне Тимирязев исемендәге хуҗалык күрсәтте, терлекчелектә акча кеременеӊ үсеше - 143 процент. Бу юнәлеш буенча «Маяк», «Борнак», «Смәел», «Яӊа тормыш» күмәк хуҗалыкларында узган чорда үсеш сизелерлек. Алда санаган кайбер хуҗалыкларныӊ шул ук вакытта гомуми акча кереме күләмен арттыру буенча эшлиселәре күп әле.
Район күмәк хужалыкларына 2014 һәм 2015 елда терлекчелек өлкәсеннән кергән акча кереме (меӊ сумнарда).
Хуҗалыклар исеме
2014 елда терлекчелек өлкәсеннән кергән акча кереме
(меӊ сумнарда).
2015 елда терлекчелек өлкәсеннән кергән акча кереме
(меӊ сумнарда).
Татарстан
147815
148714
Яңа тормыш
123830
104301
Дуслык
114800
102542
Кызыл юл
97145
87890
Труд
96788
86225
Кама
92874
94180
Тимирязев исем.
92186
64509
Бөрбаш
90140
81974
Игенче
89472
86921
Сорнай
81348
70300
Смәел
79544
65904
Маяк
78434
64485
Сосна
77712
71361
Якты юл
71341
61879
Алга
64783
74939
Активист
60828
63091
Тукай исем.
51776
47150
Арбор
51702
44135
Борнак
45217
37660
Уңыш
26 405
30910
Район буенча
1634140
1489070
Саннар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.
Калган фотоларны фотогалереяда каргыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250