Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Санкт-Петербургта республика фермерларының экологик чиста һәм натураль продукциясе белән «Татар йорты» ачылачак

«Санкт-Петербургта Татарстаннан теләсә кайсы фермер үз продукциясен сата ала», - диләр Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр  итүенчә, 19 октябрьдә Санкт-Петербургта «Хасанский» дәүләт универсаль  базарында  авыл  хуҗалыгы  залы  бинасында  гадәттәге  көзге  “Уңыш  - 2019” бәйрәме  узачак һәм  шунда  “Татар  йорты”  үз  ишекләрен ачачак.

Санкт‑Петербургның Красногвардейский  районы    администрациясе,   Татарстан  Республикасы Азнакай районы  администрациясе һәм  Татарстан  Республикасының  Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге  Даими вәкиллеге  ярдәмендә  базарда  Татарстан  Республикасы җитештерүчеләренең  экологик  чиста  азык-төлек  продукциясе  белән  “Татар  йорты” экомаркетын ачу  тантанасы  була.   

Фестивальне ачу тантанасында Санкт-Петербургның Сәнәгать сәясәте,  инновацияләр һәм сәүдә комитеты, Красногвардейский  районы    администрациясе вәкилләре, эшкуарлар  һәм  җәмәгатьчелек  вәкилләре катнаша.  

«Санкт-Петербургта  Татарстаннан  теләсә кайсы   фермер  үз  продукциясен  сата  ала», - диләр   Татарстан  Республикасының  Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә.   “Татар йорты” экомаркеты  белән  хезмәттәшлек  итү  буенча  тәкъдимнәр Татарстан  Республикасы Даими вәкиллегендә    (812) 323-12-27 телефоны  аша  кабул  ителә.

Бәйрәмне  уздыру  урыны: Санкт-Петербург,   Хасанский  урамы,    15 йорт,   «Хасанский» базары.

Бәйрәмне  ачу  тантанасы  2019 елның   19 октябрендә   12.00 сәгатьтә  булачак.

agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев