Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шамил Нуриев грантлы зоотехник

Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең баш зоотехнигы Шамил Нуриев өчен узып киткән ел аеруча истәлекле булган.

2016 елда Шамил Нуриев 100 мең сумлык грант ота. Җәмгыятьнең гомуми нәтиҗәләренә күз салсак та, алар 2015 ел белән чагыштырганда югары. Билгеле әлеге саннар артында эшчеләрнең тырыш хезмәте һәм Шамил абый кебек җитәкчеләрнең тырыш хезмәте яшеренә.

Маймыл елы хезмәтендә генә түгел, Шамил абыйның шәхси тормышында да куанычлы вакыйгалар белән язылган. Улын өйләндереп, кызларын кияүгә биреп, бүгенге көндә тормыш иптәше Резеда ханым белән өч оныкның кадерле дәү әтисе, дәү әнисе булып гомер итәләр. Гомумән, Нуриевлар Пүскән авылында гына түгел, күрше-тирә авылларда да данлыклы гаилә. Тырыш, максатчан, тырыш нәсел алар. Гаилә башлыгы гомер буе туган колхозында җаваплы постларда эшләсә, Резеда ханым сәүдә системасында хезмәт куйган. Балалары да әти-әни үрнәгендә тәрбияләнеп, кечкенәдән эш сөеп үскәннәр. Олы кызлары Казан хастаханәләренең берсендә шәфкать туташы булса, уллары үз эшен ачып җибәргән, техникалар сату белән шөгыльләнә. Төпчек кызлары арбитраж судында эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250