Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шодада туган өч игезәк бозауның ни хәлләре бар? (+фото)

Узган елның октябрь азагында Шода сөтчелек фермасында бер сыер өч игезәк бозау китергән дип язган идек.

Нигездә,  игезәк бозауларның гомерләре озын булмый яки берсе тугач та үлә. Шуңа да игезәкләрнең хәлен белергә теләп, кендек әбиләренә шалтыраттык.

– Игезәкләр әлеге сыерның бишенче бозавы. Бозауларны тугач та  махсус читлеккә урнаштырдык. Бик авыр процесс булды. Бозатлаткан чакта тормыш иптәшем Фаяз белән бергәләп ярдәм иттек. Бүген  инде бозаулар күзгә күренә. Алар Гөлниса Корбанова һәм Фәридә Габделхакова тәрбиясендә, – дип куанычлы хәбәрләр ирештерде сөтчелек фермасы ветфельшеры Гөлфәния Габделхакова.

Рәсемдә: игезәкләргә гомер бүләк итүче ветфельшер Гөлфәния Габделхакова (уңда),  бозаулар группасында эшләүче Гөлниса Корбанова яраткан игезәкләре янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игезәк бозаулар