Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Симез сыер асраганчы... сигез сыер асра

Бүген сыерның симезлеге түгел, күп сөт бирүе мөһим. Хәер, язмам геройлары бит нәкъ менә сигез сыер асрый, алар белән танышкач, нәтиҗәне үзегез дә ясый аласыз.

Дөрес язмагансыз, халык мәкале киресенчә: “Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра ди бит”, – дияргә ашыкмагыз. Заманга карап үзгәргән халык мәкальләренең берсе бу. Бүген сыерның симезлеге түгел, күп сөт бирүе мөһим. Хәер, язмам геройлары бит нәкъ менә сигез сыер асрый, алар белән танышкач, нәтиҗәне үзегез дә ясый аласыз.

Күп еллар Кариле авылында хат ташучы булып эшләде Рәйсә. Үз эшенең чын остасы иде. “Өйдән-өйгә” дигән акция уңаеннан бер елны ул хезмәт күрсәтә торган участокта булырга, аның ничек эшләве белән якыннан танышырга туры килде. Җитезлегенә, һәр кеше белән күңеленә үтеп керердәй итеп сөйләшүенә, һәр өйдә көтеп алынган кунактай каршы алуларына чын-чыннан сокланган идем. Берчакны ишетәм, Рәйсәләр үз хуҗалыгында күпләп терлек асрый башлаганнар да, хат ташучы эшеннән туктаган икән, диләр. Болай да күп асрыйлар иде бит, дип уйлаган идем ул чакта...

– Дөрестән дә, бик күп еллар ике сыер, күп итеп үгезләр асрадык, аннан соң, җайлап-җайлап сыерларны өчкә, бишкә җиткердек, – дип сөйли Рәйсә. – Уйлаштык та, зур итеп өр-яңа абзар-кура төзергә булдык. Банктан ссуда алып, төзеп бетерә идек, авыл җирлегеннән хәзер бит шундый программалар бар, әйдәгез, шунда катнашыгыз, хөкүмәт тә ярдәм итә бит диделәр. Башта әле икеләндек, мәшәкате күп булыр, әллә никадәр документ җыярга кушарлар дигән идек, аннан тәвәккәлләдек. Авыл җирлегеннән дә бик булыштылар. Ул чакта бирелгән 200 мең сум акча белән ссуданың бер өлешен капладык. Һәм сыерларны сигезгә җиткердек.

Язманы тулысынча "Хезмәт" (№4, 02.02.2018) газетасыннан укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы