Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Смәел бозаулары

"Смәел" хуҗалыгында сөт терлекчелеге өчен 1100 башка исәпләнгән комплекс төзиләр. Аны тутыру өчен маллар ай-хай күп кирәк булачак.

Шуны алдан ук чамалган хуҗалык эшчәннәре сыерлардан бозау алуга, бозауларны тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Шуңа күрә район алдынгылары җыенында сәхнә түренә бозау караучылардан башлап Смәелдән Рузия һәм Марсел Фазылҗановларныӊ чакырылуы бер дә гаҗәп булмады.
Үзләре дә эшләп күрсәткән! 6 айга кадәрге бозаулардан ел буе тәүлек саен 783 грамм артым алганнар. Фазылҗановларны авылда үрнәк гаилә буларак та хөрмәт итәләр, алар авылда оештырылган төрле мәдәни чараларда да актив катнашалар.
Әлфия һәм Кафил Хәбибуллиннар, Хәлил Шәмсетдинов та бозауларныӊ әйбәт үсешен тәэмин итәләр. Ә Разыя Әүхәдиева белән Резида Фазылҗанова узган ел 133 баш танадан 804 грамм тәүлеклек артым алганнар.
Фото: http://selxozinfo.com.ua/vyrashhivanie-molodnyaka-krupnogo-rogatogo-skota/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250