Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Смәел” хуҗалыгы фермасында барысы да автоматлашкан

"Смәел" хуҗалыгында лаборант булып эшләүче Гүзәл Гатиятуллина хезмәт юлын туган колхозында башлап җибәрә. "Мәктәпне тәмамлагач, ул заманның таләпләре буенча башкалар кебек үк классыбыз белән фермада бер ел эшләдек. Аннан колхоз юлламасы белән Чавал техникумында укып бухгалтер дипломы алдым", ди Гүзәл ханым.

Ул чактагы рәис Раян Нәбиев чакыруы белән лаборант булып эшкә килә ул. Төрле чорларда, төрле җитәкчеләр белән эшләргә туры килә, тора-бара күнекмәләр арта, Гүзәл үз эшенең остасына әверелә.

- Уңайлыклар юк заманда, гасырлар буе агып яткан салкын сулар белән эшләдек. Хәзер күрегез, нинди заман җитте, барысы да яхшы, уңайлы, автоматлашкан. Зур, якты бу биналар шәһәрдәге заводларны хәтерләтә. Берничә ел элек мондый биналарда эшләргә туры киләчәк дисәләр ышанмас та идек, - ди лаборант ханым.

Чыннан да, күз алдына да китерә торган түгел. Әле кайчан гына савылган сөтне тизрәк суыту максатыннан абзарларда кечкенә бетон ванналар кулланалар иде. Соңрак өсләре ачык суыткычлар кайтартыла башлагач, эшләр җайлаша төшә. Ә инде 2006 елда сөт үткәргеч торбалар белән эш итә башлыйлар. Чиләкләр белән сөт ташу тукталгач, бу инде иң зур уңайлылык дип уйлыйлар алар. Ә бүгенге уңайлылыклар хакында аңлатырга гади сүзләр генә дә җитми, диләр.

- Савылган сөт биш минут вакыт аралыгында 4 градуска кадәр суытылып, зур сыйдырышлы суыткычка озатыла, - ди Гүзәл Гатиятуллина.

Сыерларның имчәкләрен савым алдыннан бер тапкыр куллана торган салфетка белән генә сөртәләр, мастит булган яки төрле авыруларга каршы антибиотик кадала торган сыерлар башкалар белән бергә карусельгә керә, әмма аерым савыла һәм сөтләре аерым җыела икән.

Төп вазыйфасыннан тыш, Гүзәл ханым хуҗалык сөтләрен дә тикшерә. "Бездәге сөт җыюдагы тәртип хакында тулы бер семинар үткәреп булыр иде. Инде озак еллардан бирле шулай. Хуҗалык сөте аерым бер суыткычка җыела. Айга кимендә һәр тапшырылган сөтнең майлылыгы, тыгызлыгы тикшерелә. Сөт җыючыларның тикшерүенә генә риза булмаганнар, кулларына тапшырылган анализ нәтиҗәләре белән хуҗалык лаборанты янына кабат тикшертергә килә һәм ул һәрвакыт беренче нәтиҗәләрне раслый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250