Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Смәелдә сыер сава кызларның уңганнары (фото)

- Сыерлар группасында эшләүче Сәрия Әхмәдиева, Эльмира Насыйбуллина, Гөлзидә Минһаҗетдинова, Гөлсинә Гыйматдиноваларның көнлек савылган сөт күләмләре аз күренсә дә, бу һич кенә дә аларның начар эшләве турында сөйләми, чөнки биредә имгәнү алган, симертү сыерлары тәрбияләнә.

Шулай ук кызлар яңа бозаулаган таналарны өйрәтә. Кыскасы, әлеге ферма бозаулату бүлеге һәм мегаферманы тоташтыручы звено булып тора, - дип аңлатты икътисадчы Розалия Фазылҗанова.

Кызлар сыер савудан тыш, 100 башка исәпләнгән үгезләр фермасында да эшли икән. Симертүдә көнлек артым 800-820 граммны тәшкил итә, диләр.

Сыер савучылар арасында иң яшь саналган Эльмира Насыйбуллинаның эшли башлаганына да инде 20 ел булган. Ире Ильяс белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. 13 ел төп нигездә матур итеп яшәгәннән соң, программа нигезендә яңа йорт җиткереп башка чыкканнар. Кулдашы Сәрия Әхмәдиева исә комсомол юлламасы белән мәктәпне тәмамлагач ук фермага сыерлар саварга килә. Ул чорлардан инде 37 ел вакыт узган. Хезмәтенә иң олы бәя исә 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәте. Тормыш иптәше Булат та җәмгыятьнең алыштыргысыз механизаторы. Бүгенге көндә олы уллары Марат та шушы җәмгыятьтә мал табибы булып эшли.
Төпчекләре Нурсил Казанда эчке эшләр хезмәткәре.
- Үземә кызлар сөяргә туры килмәсә дә, оныкларымның барысы да кызлар. Бар арганнарны оныттыра, тормышыбызга ямь өсти алар, - ди Әлфия апа оныкларын чиксез яратуын белдереп.

Төп йортта кайткан-киткәннәрне якты йөз белән каршы алып, берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйлап, иң мөһиме өлкәннәр белән аңлашып яшәүче Әлфия ханым иптәшләре өчен дә һәрчак олы терәк, киңәшче.

Гөлзидә Минһаҗетдинова исә Смәелгә килен булып төшкәнче үк туган авылы Шеңшеңәрдә дә сыерлар сава. Яңа коллективка да тиз кереп китә. Хезмәте дә, гаилә хәле дә мактаулы. Ире Булат баштарак комбайнда эшләсә, соңгы елларда фермада эшли, тегермәнен дә тарта, атлар да карый. Минһаҗетдиновлар бер ул, бер кыз үстерәләр, яңа йорт җиткереп башка чыкканнар, авылның хөрмәтле гаиләсе булып яшиләр.
Гыйнвар аенда 50 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үткән Гөлсинә Гыйматдинованың сыерлар сава башлаганына 33 ел булган. Гөлсинә ханым ире Фәнис белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
- Күп авырлыклар күреп, аларны зур сабырлык белән үтеп һәрчак кешеләргә терәк-таяныч булып яши. Һәрберебез өчен үрнәк ул, - диләр хезмәттәшләре аның хакында.
Ике баласын югалту ачысыннан сынмаган, сабыр канатларын үзенә юлдаш итеп, язмыш сынавы алдында көчле булып калган ананың кешеләргә һәрчак яхшылык кылып, беркем белән дә сүзгә килми, аңлашып яшәве, эшләве сокдандыра. Бүген исә тормыш иптәше Фәнис белән балаларны башлы-күзле итеп, аларның игелен күреп , оныклар сөеп яшәү дәрте белән янып яшиләр. Бирсен Ходай, хезмәтләре матур булган кебек, гаилә тормышларын да бары якты мизгелләр генә бизәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250