Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Смәеллеләр бу елда «борчак сиптермиләр»

Татар халкында ниндидер булмаган эшне зур итеп, хилафлык кертеп сөйләүне «борчак сиптерү» дип атыйлар.

«Смәел» хуҗалыгы алдагы елларда нигәдер борчак культурасын үз итеп бетерә алмадылар, шулай туры килде инде. Ә бу урып-җыю чорында борчак басулары мул уӊыш вәгъдә итә, районда беренчеләрдән булып аларны покосларга салу да башланган.
Орлыгы «Таӊ» сортыныӊ беренче репродукциясе чәчелгән 65 гектарлы басуда күӊелгә рәхәтлек иӊә, калын борчак покослары гектардан 28-30 центер уӊыш бирерлек. Бу очракта смәеллеләрне бер ничек тә «борчак сиптерәләр» дип әйтеп булмый.
Районныӊ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Мәсгүт Гарипов бу хуҗалыкта игенчелек тармагында эшнеӊ яхшы оештырылуын билгеләп, еш кына башка хуҗалыкларга да үрнәк итеп куя. Хуҗалыкныӊ баш агрономы Тәбрис Закиуллин кебек җиргә гашыйк булган, хуҗалык җирләренеӊ һәр почмагын үзенеӊ 5 бармагы кебек белгән белгечләр булганда җир үзенеӊ байлыгын мулдан өләшер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250