Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Смәел”нең үз “Хезмәт”е бар (+фоторепортаж)

Әлеге җәмгыятьнең күләгәдә калган хезмәткәрләре белән танышырга баргач, безне шундый хәбәр белән каршы алды алар. Ягъни, вакыты тулып, әлеге абзардан чыгып киткән тана-бозауга "Хезмәт" дип исем кушканнар.

- Сезнең киләсен белеп куштык, гел исебезгә төшереп торсын дип, берүк ачулана күрмәгез, - дип ризалыгыбызны да алдылар. Үпкәләрлек җирлек тапмадык, кызык булып китте. Гомумән, биредә хезмәт куючылар үзләре дә бик күңелле, кызыклы кешеләр. Афәрин, авыр хезмәтләрендә уңышлар гына юлдаш булсын үзләренә.

Абзарга үтеп кергәндә үк бер сыерга күзем төште, дөресрәге аның җилеменә, ничекләр күтәреп торырга кирәк моны, бүгеннән дә калмас, бозаулар инде дигән идем, шулай булып чыкты да, әлегә исемен-кушаматын әйтмәделәр, берәр елдан адаш каршы алмаса ярар иде.

Буаз сыерларны бозаулатып, яңа туган бозауларны кайгыртып үстерүчеләр белән дә танышып китик. Вәсимә Габдрахманова һәм Әлфия Низамиева биредә 13 ел тырышып хезмәт куйсалар, гел көләч йөзле Наилә Гыйльметдинова әле өч ел гына эшлим ди. Әлеге өчлектә Наилә иң яше, ләкин олыларны ихластан хөрмәтләве әллә каян күренеп тора. Әлфия апа белән Вәсимә апа хөрмәтләмәслек түгел шул, Наиләгә эшендә беренче адымнарын ясарга ярдәм иткәннәр. Шуңа да Наилә аларга ихлас рәхмәтләрен дә ирештерә: «Алар минем өчен чын остаз. Башкарасы хезмәтемнең бөтен нечкәлекләрен дә өйрәттеләр. Мин аларны апалар кебек түгел, ә иптәш кызларым кебек якын күреп яратам», ди.

Ферманың чисталыгы беренче күрүгә үк үзенә әсир итте, маллар астына түшәлгән салам да әледән-әле яңартылып тора, бозаулар торучы читлек тә тиешле вакытында җентекләп юылып, читлекләр торучы бүлмә башта агартылып, аннары мал табиблары - Фаил Мөхәммәдиев һәм Марат Әхмәдиев тарафыннан дезинфекцияләнеп торыла. Шулай ук биредә «мөгез алу» дигән әйбер дә бар икән, маллар үсешен мөгезгә бирмәсен өчен шулай эшлиләр. Шулай ук куркынычсызлык ягыннан да бик уңай әйбер, диләр.

Әлегә биредә 95 баш сыер бар һәм 10 көнгә кадәрле 30лап баш бозау тора, алар башка торактан бозауларларына 1 ай кала күчереләләр һәм бозаулап 10 көн үткәнчегә кадәр шушында торалар. Биредә эшләүчеләр иртәнге алтыда эшкә киләләр, дөрес, сменалап эшләүнең үз уңайлыклары бар. Шуңа да көн озын фермада тормый алар. Чөнки бит хатын-кызның өйдә дә тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләре бар. Мәсәлән, Әлфия апа 5 сыер тотабыз ди. Ярый да хәзер аппарат заманы, ләкин бит аларны ашатасы, өйдәгесен дә карап, тәртипләп торасы бар. Тормыш иптәше Рәкыйп абый белән өч баһадир ул үстергән алар. Гомере буе бозау карауда эшләгән тормыш иптәше бүгенге көндә бригадта йөри икән. Рәкыйп абыйның улларына төп терәк тә, үрнәк тә булуын яшерми Әлфия апа. Наиләнең тормышында төп таяныч ул кайнанасы белән кайнатасы. Яшь килен эшкә чыгып киткәндә күңеле тыныч, чөнки Рәүфия апа белән Илдус абый йорт тирәсендәге эшләрне генә эшләп калмыйча, оныкларын да мәктәпкә һәм балалар бакчасына озатып, каршы алып торалар. Әлегә әти-әни белән яшәсәләр дә, Наиләләр дә йорт җиткезеп, башка чыгарга өметләнеп йөриләр. Әлеге теләкләрен җәмгыять рәисе Илһам Мансурович та куәтләп алып, дәүләт программасы аша йортлы була алсыннар өчен, килешү нигезендә Наиләне биш елга хуҗалыкка эшкә алган.

Ә менә Вәсимә апа белән Билсур абый өч кыз үстереп, авылдашларга үрнәк гаилә булып, бүгенге көндә әниләре, 88 яшьлек Разыя әбине олы хөрмәттә, кадерләп яшәтәләр. Вәсимә апа кешелекле, бик сабыр кеше. Без аның белән бик горурланабыз, ди аның белән эшләүчеләр.

Биредә эшләүчеләрнең һәрберсе үз хезмәтен чын күңелдән хөрмәт итүчеләр һәм һәрчак эшне бүлешмичә, ярдәмгә килүчеләр. Маллар табибы Фаил абыйны белемле, кешелекле, үз эшенең остасы дип мактадылар, икенче мал табибы Марат та остазына ошап килгән диләр. Ферма мөдире Нәҗип абый Галиев белән дә килешеп эшләүләрен яшерми биредәге кызлар. - Ир-ат кеше булса да бик гади, аңлаучан, кирәк вакытта һәрчак ярдәм итүчән кеше ул. Шуңа да без - бозаулату бүлеге бер гаилә булып, тату гына эшлибез, - диләр.

Бозау үлемнәре юкмы соң дип кызыксынам, ә алар бер-берсенә карашып җавап бирергә дә куркып торалар, күз тидермәсеннәр дип шулай эшлиләр икән. Чөнки район буенча «Бөрбаш»тан кала икенче урынны биләп торалар икән. Шуңа да төрле зурлыктагы бозауларга почет зурдан монда. - Моңарчы савым сыерлары торган абзарга реконструкция ясап, сөттән аерылган, 3 айдан югары тана-бозаулар өчен яңа абзар әзерлибез. Биредә 300ләп баш тана торыр дип уйлыйбыз. Әлегә ремонт эшләре тулы куәтенә бара, элеккегесе белән чагыштырганда киңәйтеп тә җибәрдек, - ди гел яңалыкка омтылып торучы җәмгыятьнең зоотехнигы Азат Нәбиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250