Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Соңардык, инде ашыгасы

Үләннәр тагын да үсеп, массасы күбрәк чыкмас микән дип юкны өмет итеп, үләннәрнең картаеп сыйфаты начарлануына юл куймаган хуҗалыклар да соңгы көннәрдә сенаж хәзерләү темпы сизелерлек яхшырды.

Кышлыкка терлекләргә җитәр дип планлаштырганның яртысы чамасын запаслаучылар да бар инде. Беренче сан - салынган сенаж (тонналарда), икенчесе - планга карата процентлар чагыштырмасы.
Кама 3440 57
Арбор 2491 52
Маяк 3697 46
Кызыл юл 3100 44
Тукай исем. 2105 44
Труд 2450 41
Соңгы вакытта сенаж хәзерләүне шактый нәтиҗәле оештырган хуҗалыклар белән беррәттән, һаман нәрсәдер көтеп бу эшкә ныклап тотынмаучы хуҗалыклар да бар. 3 июльгә уртача район буенча 46485 тонна (планның 33 процеты) хәзерләнгән булса, түбәндәге хуҗалыкларның моңа керткән өлешләре бик аз. Саннарның беренчесе - әзерләнгән сенаж (тонналарда), икенчесе - планга карата процентлар чагыштырмасы.
Борнак 656 13
Смәел 1040 15
Бөрбаш 1650 19
Игенче 1810 19
Алга 1326 24
Сводкага кермәгән хуҗалыкларда күрсәткечләр уртача районныкыннан югары, әмма планны яртылаш үтәү өчен дә нык тырышасылары бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250