Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Соӊламаска иде

«Соӊардык»,- дим. «Әйе, дип күтәреп алды юлдашым, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Мәсхүт Гарипов. «Арыш коела башлады, борчак өлгерде. Әмма борчакка кадәр арышны бетерергә кирәк. Әллә нәрсә шунда, кырыкка ярылырсыӊ»,- ди.

Әйе, бүген районда урып-җыю мәсьәләләре иӊ мөһиме булып тора. Моныӊ шулай икәнен хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, комбайнчылар һәм шоферлар яхшы беләләр. Ә шулай да, эшне оештыру төрле хуҗалыкта төрлечә.
Тукталышныӊ беренчесе «Труд» күмәк хуҗалыгыныӊ Тагашур авылы янындагы 162 гектарлы арыш басуында булды. Эшләп торган 3 комбайнга ремонттан килгән дүртенче «Дон» комбайны да кушылгач, басу тулыланып китте. 7нче дистәне ваклаган Марсель Дәминовныӊ йөрәге түзмәгән, рәис тәкъдиме булуга, комбайнчылар янына, кырга ашыккан. «Марсель булгач, була инде», дип әйтеп куйды берсе. Дөрестән дә, эшне оештыру өчен белем белән генә булмый, күп еллык тәҗрибә дә кирәк шул. Комбайннар артыннан 2 тракторныӊ басуныӊ саламын вакытында җыеп баруы уӊай күренеш.
- Борчакны урып бетердек, ничек кенә булса да арышны алып бетерәсе иде, - ди хуҗалык рәисе Рәшит Хадыев. Ә арыш биредә уӊышы белән куандыра: һәр гектардан 35 центнер чыгып бара.
Күршеләре, «Арбор» хуҗалыгыныӊ комбайннары да ерак түгел, үзләренеӊ арыш басуында. 4 «Нива» комбайны буяуларын ялтыратып басуны гизәләр. Яӊа дигән комбайнныӊ да иӊ соӊгысы 9 ел элек кайткан икән, җаен белеп, карап йөртсәӊ генә, ди тамак ялгарга туктаган Нурулла Ульданов. 1976 елда шушы хуҗалыкта хезмәт юлын комбайнчы ярдәмчесе, 1979 елдан үзе баш комбайнчы булып башлаган Нурулланыӊ теләге бер генә: «ватылмыйча, көнен биреп, вакытында җыеп алырга иде», ди ул. Аныӊ сүзләренә башка иптәшләре дә бердәм кушылалар. Урып-җыю вакыты авыл кешесенеӊ берсен дә битараф калдырмый. Әнә, лаеклы ялда булган Наил Галиев «Макдон» белән җиргә сыланган борчакны теземнәргә сала. Башта мәктәптә балаларга техника серләрен өйрәтеп, ялга чыккан остазныӊ күӊеле түзмәгән, елдагыча кырга чыккан. Әле үз һөнәрен, туган ягын яраткан кешеләр булганда кыр эшләренеӊ гөрләп барачагына ышаныч зур.
Олы юлдан барганда, «Дуслык» хуҗалыгыныӊ 7 комбайныныӊ 270 гектарлы басуда, бер ритм белән эшәп баруларына сокланып карап киткән идек, юлыбыз шунда юнәлде. Кичәге начар һава шартлары куркытмаган аларны, өйләдән соӊ чыгып 293 тонна ашлык суктырып алганнар. Басуда комбайн тәгәрмәчләренеӊ 15-20 сантиметрга батып, авырдан баруларына карамастан, эш яхшы оештырылгач, хуҗалыкныӊ һәр ике амбарына арыш даими кайтып тора, дымлылыгы да түзәрлек - 21 процент. Һәр гектардан чыга торган уӊыш 32-35 центнер тирәсе булыр, ди бу басуга беркетелгән, хуҗалык агрономы Сергей Чириков.
Урып-җыю чоры бер генә һәм бу вакытныӊ һәр сәгатен, һәр минутын җитештерүчән файдалану сорала. Бу очракта вак мәсьәлә була алмый: комбайннар янында белгечләрнеӊ даими торуы, һәр хезмәтчәннеӊ түләве турында хәбәрдәр булуы, ярдәмче техниканыӊ, амбар хуҗалыгыныӊ тиешенчә эшләве көндәлек күз уӊаенда булырга тиеш. Куелган максатлар зур, аларга уӊышлы ирешүдән районыбызныӊ киләчәге тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250