Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Сорнай» хуҗалыгы тагын беренче

Елның-елында «Сорнай» хуҗалыгы механизаторлары районда беренчеләрдән булып терлек азыклары хәзерләүгә чыгалар.

Быел да бер бригадасы ай башыннан ук арыш уҗымыннан сенаж сала башлады. Вячеслав Артемьев КСК-100, Николай Федотов Палессе комбайнында җыеп төйи. Сергей Гаврилов, Рафаэль Вәлиев, Дмитрий Дьячков «КамАЗ», Әнис Гыйләҗев, Илдар Абдрахманов, Юрий Бегеев арбалы МТЗ-1221 тракторларында массаны траншеяга ташыйлар. Тагын бер бригада печән хәзерли. Николай Бегеев, Әнис Мортазин, Михаил Плотников, Сергей Калинин, Евгений Яковлев - барысы да эшнең үзләренә тигән өлешен наять башкаралар.
Прессланган печән Түбән Ушма фермасындагы складка кайтарыла. «Игенче», «Дуслык», «Активист», «Труд» хуҗалыкларында да күпьеллык үләннәрне чаба башладылар. Һәм бик дөрес эшлиләр.
Әле 4 июньгә басуларга бер чапкыч агрегаты да чыгармаган Тимирязев исемендәге, «Якты юл», «Кама», «Борнак», «Уңыш» хуҗалыклары җитәкчеләренең генә нәрсә көткәннәре аңлашылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250