Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Сорнай» хуҗалыгына узган ел кергән акчаның зур өлеше Түбән Ушма һәм Зур Лызи фермасы коллективлары хезмәте нәтиҗәсе

Түбән Ушма товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы узган ел 1 сыердан 5441 килограмм - 2013 елдагыдан 169 килограммга күбрәк сөт савып алды. Барысы 2405 тонна сөт җитештерделәр.

Коллективта сөтнең сыйфаты өчен дә хуҗаларча кайгырталар. Узган ел барысын да югары сорт белән сатканнар. Майлылыгы да әйбәт - 3,71 процент. Галина Шишкина белән Татьяна Кушаева узган ел һәр сыердан - 5759, Наталья Алексеева белән Олеся Федорова 5701 килограмм сөт савып алдылар. 4сенә 500 тоннадан артык сөт җитештерделәр. Ферма мөдире югары белемле авыл хуҗалыгы белгече Азат Габделхаковның коллектив белән җитәкчелек итүдә тәҗрибәсе зур.
Коллективны 7нче елын җитәкли. Сыерлардан бозау алу, аларның сакланышын һәм сәламәт үсешен тәэмин итү, көтү яңарту юнәлешендә дә нәтиҗәле эш оештыра. Узган ел 466 - 2013 елдагыдан 59 башка күбрәк бозау алганнар. 29 тана үстереп, өстәп савым сыерлары көтүен 453 башка җиткергәннәр. Быел аны 500гә җиткерү нияте белән эшлиләр. Бер үк вакытта көтүдәге карт сыерларның да шактыен алыштырганнар.
200 баш савым сыер асрала торган Зур Лызи фермасында да алга китеш бар. Узган ел һәр сыердан 2013нче елга караганда 1191 килограмм сөтне күбрәк сауганнар. Монда сыер савучылар Лилия Матвеева, Людмила Плотникова, Мария Маврина, Маргарита Сергеева, Марат Мортазинның хезмәтләренең өлеше зур.
Тудырү бүлегендә эшләүче Хәлимә Плотникова 191 бозау кабул итеп алган һәм аларның 100 процент сакланышын тәэмин иткән. Терлекчеләр Люба Габделхәева, Елена Байманова, Наташа Антонова, Лариса Моисеева бозауларның әйбәт үсешен тәэмин итәләр.
Тирес чыгаручы һәм азык кертүче һәм шул ук вакытта төнге каравылчы да булган Алексей Романов, ветеринария хезмәткәрләре Владимир Филиппов, Пантилеймон Петров турында да Зур Лызи фермасы мөдире Раян Фәйзрахманов мактап сөйли. Ул бу ферманы 4нче елын җитәкли икән инде. Югары белемле ветеринария табибы. «Сорнай» хуҗалыгына узган ел кергән акчаның зур өлеше шушы ике коллектив хезмәте нәтиҗәсе.
Фото: http://xn----ftbebqosbgnd.xn--p1ai/1711-v-zalegoschi-naraschivayut-proizvodstvo-moloka.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250