Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сосна уңганнары вакыт белән исәпләшми

«Сосна» җәмгыяте фермасына баргач, эшне биредә алмый-талмый хезмәт куючы терлекчеләрбелән танышудан башладык.

Сыер савучылар, терлекчеләрнең барысы да урта яшьтәгеләр, хезмәт хаклары вакытында түләнеп, яхшы булуга карамастан, яшьләр бик килергә ашыкмый, диләр. Тәнзилә Хәбибулинаның инде фермада эшли башлаганына 30 ел була икән. Эшләү дәверендә үз эшенең остасына әйләнеп беткән инде ул. Сыерны ничек ашатырга, бозауларга кайчан ташлатырга икәнлеген бик яхшы белә.

- Гомерем буе сыерлар савам. Гүзәл Ганиева белән килешеп, бер-беребезне аңлап эшлибез. Безнең карамакта барлыгы 58 сыер, көнлек савым уртача 550-650 килограмм, ә җәй көннәрендә 700-800гә кадәр җитә, - ди Соснада туып, биредә тормышка чыгып, бар гомерен туган колхозына багышлаган Тәнзилә ханым.

Тормыш иптәше Илдар да җәмгыятьтә эшли икән.. Бер ул, бер кыз үстергәннәр. Фермада кул хезмәте таләп ителсә дә, зарланмый ул. Инде элеккеге заман түгел, сөт ташыйсы юк, күп нәрсә автоматлашкан, ди уңган сыер савучы.

Ә менә Нурзилә Сәйфетдинованың фермада эшли башлаганына әле 5-6 гына ел икән. Группадашы Чулпан Хәбибуллина белән 60 сыер савалар.

- Хезмәт хакын вакытында түләп баралар, без шуңа бик канәгать. Иң шатландырганы - продукция бар, хезмәт хакын сауган сөт күләменә карап түлиләр, - ди Нурзилә ханым да.

Менә шулай эштән зарланмый, вакыт белән исәпләшми эшли Сосна уңганнары.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереядан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250