Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөтеӊ булса

Балтачта тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерә башладылар.

Узган елныӊ җәендә тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт савылып, ул районыбыз тарихына матур сәхифә булып язылды. Бу югары күрсәткечне терлекчеләребез быел Җиӊү көнендә кабат яӊарттылар.
Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерделәр. Күмәк хуҗалыкларныӊ көндәлек җитештергән сөтләре 198 тонна, аныӊ 187 тоннасы сатыла. Бу узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда 11 тоннадан артык.
Районныӊ 9 хуҗалыгы һәр көнне 10 тоннадан артык сөт тапшыра. Иӊ күп сөт «Татарстан»да, алар көнгә 15 тонна сөт сату чигенә якынлашканнар, «Игенче», «Кызыл юл» хуҗалыкларында да эш торышы әйбәт. Әмма бүгенге көндә җиде хуҗалык алдагы ел белән чагыштырганда сөтне күпкә ким җитештерә, димәк безнеӊ файдаланылмаган мөмкинлекләр әле бихисап.
Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250