Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөтнең иң күбе — «Дуслык»та

Узган ел районда иң күп сөтне - 4134 тонна - «Дуслык» җәмгыятендә җитештерделәр. 2011нче елда да беренчелек аларда - 4094 тонна сауган булганнар. Быелга чыккач та беренчелекне бирмиләр.

Гыйнвар аенда 353 тонна, узган елның шушы аендагыдан 37 тоннага күбрәк сауганнар. Савым сыерлары өч фермада асрала. Һәркайсында терлекчеләрнең хезмәтен мөмкин кадәр җиңеләйтү өчен шартлар тудырыла. Азык трактор, я ат белән кертелә. Рациондагы азыкларның составы даими тикшереп торыла, җитмәгән микроэлементлар төрле өстәмәләр белән баетыла. Бигрәк тә бозаулар, таналар үстерүгә игътибар арту нәтиҗәсендә көтүне яхшы сыерлар белән яңартуның йогынтысы сизелә. Терлекчеләр сменалап, группаларга бүленеп эшлиләр. Иң күп сөт сауган группа белән иң аз сауганы арасында аерма зур түгел. Аерым кешеләрдән «маяк»лар ясау белән мавыкмыйлар, дус, тату эшлиләр. Пор-Көтәш фермасында Нина Терентьева, Галина Евдокимова, Елена Петрова, Светлана Анисимова, Ольга Петрова, Сала Көшкәттә Мария Степанова... гомумән кайсын гына алсаң да эшкә күңел биреп, булсын дип йөриләр. Түнтәрдә Мәдинә Корбангалиева, Раушания Мөхәммәтгалиева, ирле-хатынлы Рәмзия һәм Фәнил Корбангалиевлар ... барысы да, гомуми коллектив нәтиҗәсе яхшы булганда гына үзләренә дә әйбәт хезмәт хакы тиясен аңлап эшлиләр. Узган ел һәр сыер савучының уртача айлык хезмәт хакы 10 мең сумнан артык булган. Хәзер «Дуслык»та һәр сыердан көн саен 17 килограмм чамасы сөт савалар. Һәр көнне 10 тоннадан артык сөт саталар.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250