Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан галимнәре бәрәңгенең перспективалы сортын тәкъдим итә

Ул инде сынау узган, гектарыннан 34 тоннага кадәр уңыш биргән.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты галимнәре бәрәңгенең перспективалы "Танго" сортын чыгарган. Хәзерге вакытта ул "Госсорткомиссия" федераль дәүләт бюджет учреждениесенә тапшырылган, диелә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Аерым алганда, яңа сортның 2015 елдагы максималь уңдырышлылыгы гектарыннан 34 тонна булган, аның вируслы авыруларга, бәрәңге яман шешенә, фитофторозга, гади парша һәм башка куркыныч авыруларга каршы тору үзлеге югары, ризоктониозга каршы торуы уртача санала. "Танго" бәрәңгесе озак өлгерә торган сорт. Бүлбеләре универсаль билгеләнешле, ягъни чи килеш тә, кыздырып та файдаланырга мөмкин.
tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250