Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Татарстан” хуҗалыгы – Татарстанга үрнәк

Балтач районының "Татарстан" хуҗалыгы республиканың аеруча алдынгы агросәнәгать комплексларының берсе.

Яңа технологияләр кулланып эш итү биредә эшләүче авыл халкының хезмәт хакларын арттыру мөмкинлеге биргән. Хезмәткәрләрнең үз эшләрен яратып башкаруы исә хуҗалыкта берьюлы берничә юнәлеш буенча камилләшергә ярдәм итә.

Чыннан да, биредә игенчелек һәм терлекчелектән тыш, селекция һәм нәселле эре терлек үрчетү белән дә шөгыльләнәләр. Әле алай гына да түгел, якынча ел ярым элек хуҗалыкта ипи пешерү заводы да ачылган, хәтта.

Сөт сату табыш китерә

Әлбәттә, биредә төп табыш терлекчелек тармагыннан керә. Хәзерге вакытта хуҗалыкта барлыгы 2 347 мөгезле эре терлек исәпләнә.

- Бердәнбер уңайсызлык - бездә 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә туры килә торган мөгезле эре терлек саны бик зур. Хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч 67 баш терлекне тәшкил итә. Шуңа күрә эшләү өчен мәйдан җитмәү проблемасы бар, - дип уртаклашты безнең белән "Татарстан" хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллин.

Шулай да, хуҗалык камилләшкәннән-камилләшә. Агымдагы елның 1 ноябренә хуҗалыкта җитештерелгән продукцияне сатудан кергән гомуми акча күләме 144,8 миллион сум тәшкил иткән. Узган елның 12 аенда исә бу 165 миллион сум булган. Быел әлеге күрсәткечне 168 миллион сумга җиткерергә планлаштыралар.

Аларның 121,5 миллион сумын нәкъ менә терлекчелек тармагы китергән дә инде. Бу өлкәдән чиста табыш - 28 миллион сум.

Биредә сөтчелек өлкәсен үстерүгә дә аеруча зур игътибар бирәләр. Хәзерге вакытта "Татарстан"да сөтнең бер килограммын 12 сумга җитештереләләр. Сату бәясе исә - 19 сумнан.

- Сөтнең бер килограммын 19 сумнан сату вакытлыча күренеш дип фаразлыйбыз. Сөткә бәя артканнан-арта бара. Ә җәй көннәрендә бәя 17-18 сум арасында тирбәлә. Продукцияне исә, кагыйдә буларак, "Просто молоко" компаниясенә сатабыз, - дип аңлатты безгә "Татарстан" хуҗалыгының баш икътисадчысы Шамил Гомәров.

Әйтергә кирәк, агымдагы елның 1 ноябренә сөт сатудан кергән акчаның гомуми күләме 72,8 миллион сум тәшкил иткән инде.

Яңа технологияләр хезмәт хакын арттыра

Шунысы мөһим, сөтчелек тармагында уңышка ирешергә хуҗалыкка яңа технологияләр ярдәм итә. 2008 елда биредә сыер саву залы гамәлгә куелган. 500 сыерга исәпләнгән махсус комплекс сыер савучыларның хезмәт хаклары артуга китергән.

- Хәзерге вакытта биредә 400дән артык сыер бар. Аларны гади ысул белән саву өчен ким дигәндә 8 сыер савучы кирәк. Ә биредә алар 4әү генә. Шул рәвешле, әлеге аппарат безгә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга һәм сыер савучыларның хезмәт хакларын күбәйтергә ярдәм итте. Хәзерге вакытта алар аена якынча 25 мең сум акча ала, - дип сөйләде безгә баш зоотехник Рафис Галимуллин.

Әлбәттә, биредә сүз шушы махсус комплекста хезмәт куючылар турында бара. "Гади" фермадагы сыер савучыларның хезмәт хаклары якынча 16-17 мең сум ди.

Игенчелеккә килгәндә, продукция сатудан кергән акча күләме 23,3 миллион сум тәшкил иткән. Бу - 1 гектар сөрүлек җирләренә якынча 39,6 мең сум дигән сүз. Агымдагы елда биредә басу-кырлардан якынча 7 801 тонна ашлык җыеп алганнар. Уңдырышлылык - 1 гектарга 45,9 центнер тәшкил иткән (шунысын да билгеләп үтәбез: Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2014 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән игенчелек буенча рейтингта "Татарстан" хуҗалыгы мәртәбәле беренче урынны алып тора).

- Без бәрәңге үстерү белән дә шөгыльләнәбез. Агымдагы елда әлеге культура мәйданнарын арттырдык. Шул рәвешле, уңышны 150 гектар җирдән җыеп алдык. Уңышның гомуми күләме исә 5 100 тонна тәшкил итте, - дип сөйләде Айнур Нотфуллин.

Бәрәңгене, кагыйдә буларак, чит төбәкләргә саталар икән.

- Әлбәттә, үзебездә калдырырга теләр идек, тик чит төбәкләрдә югарырак бәя тәкъдим итәләр. Гомумән, быел бәрәңге сатудан әллә ни зур табыш алып булмас, ахрысы. Шуңа күрә бәрәңгене хәзергә махсус саклау урыннарында калдырып, бераз соңрак сату ягын карарбыз, - дип планнары белән уртаклашты җитәкче.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250