Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Татарстан"лылар чөгендер ала

Менә ике көн инде "Татарстан" хуҗалыгының чөгендер басуында "сабан туе" - ул халык, ул авыр техника, ул җиңел машина! Барысы да мәш килеп чөгендер ала.

Җәй буе су сиптерүләренең, вакытында чүбен утап, рәт араларын эшкәртеп, барлык технологияне төгәл үтәүләренең файдасы булган - чөгендер үсеп тә күрсәткән!
Чөгендер алу бик авыр хезмәт. Булышыр кешең булмаса, бигрәк тә. Күп кеше өмәгә яхшы дигәндәй, бу көнне ерактагы туганнарың да, балаларың да җыела.
Дөрес, эшләгән кешене хуҗалык ким-хур итми: ике кат чүп утаганга, алып-төяп биргәнгә акча түли, бушлай берәр рулон печән, өчәр рулон салам, процент чөгендере бирә. Бу җирлектә бигрәк тә тырыш халык эшли - ике көн дигәндә бөтен басу бушап кала, халык баш күтәрми, тын да алмый эшли.
PS. Кеше эшләгәндә фотоаппарат күтәреп йөрү килешеп бетмәс дип, аннан соң бит әле үземнең дә эшлисе бар! - фотоаппаратны алып чыкмаган идем. Шунлыктан тулы репортаж биреп булмый. Сезнең игътибарга телефонга төшерелгән берничә кадр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250