Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтисе әманәте

2011нче елның урып-җыю чорында «Сорнай» җәмгыяте механизаторы Илдус Хафизов яңа маркалы «Акрос» комбайны белән 2074 тонна ашлык суктырып, районда иң алдынгыларның берсе булып танылды. Бу аның тәүге уңышы гына түгел инде...

Көек авылында 1962нче елның 7нче мартында Сания һәм Салих Хафизовларның ишле гаиләсендә җиденче булып ир бала дөньяга килә. Бөек Ватан сугышының бар афәтен күреп, дөньяда яшәүнең мәгънәсен йөрәге аша үткәргән Салих абый төпчек сабыен кулларына алып, аңа зур өмет-хыяллар баглый... Илдус Көек, аннары Балтач мәктәпләрендә белем ала. Урта сыйныфларда укыганда ук җәйге чорда комбайнчы ярдәмчесе булып, кул арасына кереп, гаиләсенә булыша башлый. Озак еллар авыл хуҗалыгы системасында эшләгән, башта бригадир, соңрак атлар караучы хезмәтен башкарган әтисе Илдусны да авылда калырга күндерә. «Печәнен, ашлыгын бирә, колхозда кал, улым», ди ул аңа. Төпчек бала булгач, нигезне дә саклап калу максатыннан Илдус авылны сайлый. Яшь егет Ленин исемендәге колхозга эшкә урнашып, тракторга утыра.
Чита өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт бурычын үтәп кайткан Илдусны Фәрит ага Әхәтов берничә тапкыр район эчке эшләр идарәсенә эшкә чакырып килә, СПТУга да мастерлыкка дәшеп карыйлар, ләкин әтисенең әйткән сүзләренә тугрылык саклап, ул туган колхозында хезмәт юлын дәвам итә. Башта «Колос», аннары 18 сезон «Дон-1500», соңгы елда «Акрос» комбайннарын иярләп, урып-җыю чорында районда елның-елында алдынгы урыннарны били баруында үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлек һәм тырышлык ярылып ята. Сабантуй мәйданнарында, район һәм республика күләмендә үткәрелгән «Алдынгылар слеты»нда да ул күп тапкырлар катнашып, җитәкчелек тарафыннан Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары алуга ирешә. Ә яз, көз айларында «Т-150» тракторы белән җир эшкәртү эшен, ә кышларын юллар ачу хезмәтен дә җиренә җиткереп башкара.
Хезмәт юлы чоры тормыш юлындагы матур вакыйгалар белән дә үрелеп барган. Әнә Курмала авылы кызы Гөлирам белән кавышып, гаилә коруларына да 25 ел булган. Шул дәвердә бер-бер артлы 2 егет, 1 кыз үсеп буйга җиткән. «Улларым Дилүс белән Динар кечкенәдән минем янымда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләделәр. Табынга икмәкнең нинди урау юллар үтеп килүен алар яхшы аңлыйлар», ди ата кеше хезмәт тәрбиясендә үскән алмашчылары турында. Әйе, бары тик хезмәт кенә кешене шулай бөеклеккә күтәреп бизи һәм яшәү мәгънәсенә төшенергә мөмкинлек бирә ала торган төшенчәдер. Шулай булмаганда, әтисе Салихның әманәтен үтәп, авылда калып тормыш алып бара алуы белән хезмәтнең ачы тиреннән бәхет татый алыр идеме икән Илдус абый?! Әле алай гына түгел, тормыш иптәше Гөлирам ханым да эш урынында кыскартылуга дучар булгач югалып калмаган, дәүләттән 58800 сумлык ярдәм алып, мөгезле эре терлек асраучылык белән шөгыльләнә башлаган. Аларның хуҗалыгында бүгенге көндә бер дистәгә якын терлек бар.
Тормыш алып барыйм дигән кеше өчен хезмәтнең агы, карасы юк. Бары тик җиң сызганып эшкә бирелгәнлек һәм теләк кенә кирәктер мөгаен. Илдус әфәндегә дә әгәр 30 елга артка чигенеп, «Кайсы юлны сайлыйсың килә», дип мөрәҗәгать итсәләр, бәлки ул уйлап карар иде. Ләкин олылар киңәшенә колак салу - тәкъдире булгандыр. Шуңа күрә ул бүген балаларына да һөнәр сайлаганда белемле булыгыз дип, фикер-тәкъдимнәрен бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250