Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тормышлары көйле булгач

Смәелдә туып үсеп Чутайда төпләнеп калырмын дип уйлап та карамаган иде Ризилә.

Хатын-кыз язмышы шулай кисәк үзгәрә дә куя шул. Сөйләшеп йөргән егете Айдар Чутайныкы иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, туган авылы Смәел фермасында ике ел гына эшләп калды Ризилә. Чутайга Сәвия белән Нурзаһид Гайфетдинов гаиләсенә килен булып төште. Гомере буе авылларындагы фермада терлекчелектә эшләгән бианасы Сәвия дә, озак еллар колхозда механизатор булган биатасы Нурзаһид та киленнәренә карата бик яхшы мөгамәләдә булдылар. Үзләре кебек эшләп тапканга, аның кадерен белеп яшәргә гадәтләнгән иде шул киленнәре. Уллары Айдар да хуҗалыкта механизатор. Яшьләр берсе фермада, икенчесе тракторда эшләп киттеләр һәм бүгенге тормышлары да матур. Балалары (өчәү) үсеп килә. Ризиләгә җай чыга, кулалмашлап эшли торган хезмәттәшләре гел үзе кебек эшчән, тырыш кызлар туры килә. Менә дистә елга якын инде алар Римма, Нурсия белән бергә эшлиләр. Римма Закирова Чутайда туып үскән кыз. Тормыш иптәше Рәис белән матур яшиләр. Уллары Рәдиф быел яз армиядән кайтачак. Айнурлары да мәктәпне тәмамлый икән инде. Абыйсы кебек солдатка барып кайтыр инде диләр.
Бергә эшләүче группадашларының өченчесе - Комзаводтан килен булып төшкән Нурсия Рамазанованың да тормышлары көйле. Тормыш иптәше Ранил хуҗалыкның мактаулы шоферы, ике дистә елга якын инде «КамАЗ» машинасын йөртә. Өч бала үстерәләр. Тормышлары көйле булгач, фермадагы эшләре дә әйбәт бара бу сыер савучыларның. Ризилә, Римма, Нурсия узган ел өчесенә 487 тонна сөт сауганнар. 100 башлап сыер карыйлар. Чиратлап ял итәләр. Саву вакытында гына ике терлекче гел бергә эшли. Көнгә өч тапкыр савалар.
Мәсхүдә Закирова, Рания Гарифуллина, Ләйсән Габделхәева, Әлфия Җамалиева, Зөлхия Фазылҗанова, Розалия Вәлиуллина һәм башка сыер савучылар турында да күп язып булыр иде. Барысы да сөтне күбрәк җитештергән саен үзләренә дә файдалы икәнен аңлап, тырышып эшлиләр. Стаж өчен, сөтне сыйфатлы һәм планнан тыш җитештергән өчен кызыксындыру чаралары күрелә. Хәзер «Кызыл юл» хуҗалыгында сөтне узган елгыдан күп җитештерәләр. Сыйфаты - югары сортлы, майлылыгы - 3,9 процент.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250