Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Труд”тан сокланып киттеләр

- Ике-өч көн элек бу хуҗалыкка әлеге семинарда күрсәтерлек эшләре бар микән дип карарга килгән идем. Инде шул чакта ук семинарны кабул итәрлек дәрәҗәдә яхшы иде парклары. Күрсәтү өчен генә махсус бернәрсә дә әзерләнмәгән биредә. Гомумән, Балтач районында һәр хуҗалыгының диярлек машина-трактор паркында бернинди әзерлексез шушындый семинарлар үткәрергә мөмкин, -...

Әйе "Труд" хуҗалыгының машина-трактор паркында ел әйләнәсе ныклы тәртип, җитди эш оештырыла. Юып-чистартып, аерым узелларын таләп буенча майлап, бушатып, кыр эшләреннән туктаган һәр техниканы махсус урыннарга күтәртеп куйганнар. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремотлау белән махсус бригада шөгыльләнә. Кирәкле барлык инструментлар белән тәэмин ителгән җылы мастерскойда 4 механизатор чәчкечләрне, культиваторларны ремонтлыйлар. Икенче бер бүлмәдә ике кеше тырмалар төзәтә. Шулай ук җылы мастерскойда ике тракторга ремонт үткәрелә.
Диспетчер, куркынычсызлык техникасы бүлмәләре җиренә җиткереп җиһазланган. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов диспетчерлык бүлмәсендәге алкогольне ачыклау приборының үзе өреп тә тикшереп карады. Күршедәге биш районнан килгән белгечләр "Труд" җәмгыятенең машина-трактор паркындагы эшнең торышына югары бәя бирделәр, мондагы газ хуҗалыгын, барлык биналарның да газ ягып җылытылуын ошаттылар.
Паркка килгәнче семинардагылар Чепья мәдәният йортында үткәрелгән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елның кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыру буенча зурдан кубып сөйләшкәннәр иде. "Труд" машина-трактор паркында булып, шунда әйтелгәннәрнең бер өлешен практик яктан ныгыттылар. Анда министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Балтачлыларның игенчелектәге уңышларына югары бәяләп, шуңа күрә дә мондый семинарның быел гына да Балтачта икенче тапкыр үткәрелүен әйтеп үтте, быелгы эшләргә анализ ясап, техниканы алдагы сезонга кыр эшләренә әзерләү буенча хуҗалыкларның инженер-техник хезмәткәрләре алдында торган бурычларга тукталды.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче һәм сатучы оешма вәкилләре дә катнашты һәм үз товарларын, хезмәтләрен тәкъдим иттеләр. Бигрәк тә, техникага кирәкле запас детальләрне хәзердән юнәтеп куюга басым ясалды, җир эшкәртүдә, урып-җыюда, гомумән, үсемлекчелектә төрле агротехник чараны берьюлы башкара торган комплекслы авыл хуҗалыгы машиналарының нәтиҗәлелеге күрсәтелде. Аларны сатучы, запас детальләр ясаучы һәм техника ремонтлаучы оешмалар вәкилләре үз хезмәтләрен тәкъдим иттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Аыл хуҗалыгында эшләүче инженер-техник хезмәткәрләр техниканы кыр эшләренә әзерләүне оештыру буенча бай мәгълумат алып, "Труд"лыларның гади генә паркта матур итеп эшне оештыра алуларына соклануларын белдереп киттеләр.
Әлеге чара турында алдарак хәбәр иткән идек: Балтачка күрше районнар инженерлары килде
Фоторепортажын биредә карагыз: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250