Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Тылсымлы бер тарту көченә ия”, диләр безнең хакта

Тирән, мул сулы Шушма елгасына мәдхия җырлаудан башланган Алдынгылар җыены хезмәт сөючән халкымның тормыш-көнкүрешенә гасырлар аша кире кайтып, Балтачка нигез салган морза Балтач бине Нәдер чорына ук илтеп җиткерде.

Бер мәлгә вакыт дигәнең борынгы заманнарга алып китте, слайд-экранга багынып, морза, шәехләр ролен башкаручы мәдәният хезмәткәрләренең уйнавына, борынгы киемнәренә таң калып, хәзерге Ялтра урманы эченнән Болгар бабаларыбыз ыруындагы атлы җайдакка ияреп чаптык, әлсерәп бетеп урак урдык, сабыйлардай яланаяк җир өстендә йөрдек, ауга чыктык... Данлы тарих, данлы эшләр, данлы кешеләр... Ата-баба рухын, көч-куәтен лаеклы рәвештә буыннардан-буыннарга илтүче хезмәт батырлары белән ямьле шул җирле халкыбыз.

ТР Премьер-министр урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та видеоэкран аша котлаганда Балтачның эшсөяр халкын горурлык хисләре белән телгә алды: "Мин үзем дә сезнең белән уртак язмыш кешесе, шуңа да күркәм уңышларыгызга, Балтачның авыл хуҗалыгы районнары арасында әйдәп баручылар рәтендә булуына куанам. Һәрбер хезмәт кешесенә эшле һәм ашлы булып, илне-көнне куандырып, байлыкта-муллыкта яшәргә язсын дигән изге теләктә калам", диде ул.
Мәдәният үзәге фойесында каршы алган тальян моңнарына ияреп залга үткән мөхтәрәм алдынгылар арасында районыбызның уңышлары белән уртаклашырга килгән хөрмәтле кунакларыбыз - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Вәгыйз Минһаҗев, ТР авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең профоюз комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, кадерле күршеләребез Арча һәм Питрәч районнары башлыклары Илшат Нуриев, Эдуард Дияров бар иде.
"Без кая барсак та, кунаккамы,башка җиргәме, гел чагыштырып карарга яратабыз, - дип башлады сүзен Илдус Габдрахманов. - Сез менә җирләрнең культурасы, эшкәртелеше ягыннан аерылып торасыз, тышкы-эчке басуларыгызда һәрчак тәртип. Авыр тармак саналган терлекчелекне дә, кемнәрдер аны саклап калу өчен радикаль юлларын таптым дип, мал санын бетерергә тырышканда, терлекләрнең баш санын арттырып, тотрыклы итүдә максатчан эшләдегез. Бәхетле җирлекнең бәхетле кешеләре сез. Җитәкчеләрдән дә уңдыгыз, кемнәрдер дистә еллар буе тупланганны яңабаштан сүтеп җыярга торганда, сезнекеләр, киресенчә, булганны саклап, тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә тырыша. Ләкин һәр җирдә резервлар бар икәнлеген дә онытмаска кирәк, ел да үсеш белән барырлык мөмкинлекләрне файдаланасы бар әле".
Вәгыйз Минһаҗев залда утырган махсус чакырулы хезмәт ветераннарына депутат буларак ихтирам күрсәтеп, "бу ирешелгән хезмәт җиңүләренең нигезен нәкъ менә алар тәшкил итә", дигән урынлы фикерен белдерде. Фәридә Гарифуллина профсоюзлар эшчәнлегендә уңышлы эшләүче белгечләрне билгеләп үтте, ике фамилиядәш комбайнчылар - "Татарстан" җәмгыятеннән Рәфкать белән "Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Илфатка шифаханәгә юллама бүләк итте. Озак еллар районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләгән, эшләгән дәвердә игенчелекне, терлекчелекне үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән, хәзерге вакытта "Россельхознадзор"ның Татарстандагы Саба зонасы җитәкчесе урынбасары Фәрит Әхмәтханов "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.
Дәүләт бүләкләренә ия булган башка иптәшләр сайтыбызда-газетабызда дөнья күрергә өлгерде инде. Чираттагы хөрмәт алдынгы сыер савучыларга багышланды. Ә менә сәхнәгә терлекчеләребез, бозау караучылар чыккач, Смәелдән ирле-хатынлы Рузия белән Марсель Фазылҗановларның исеме иң беренчеләрдән булып яңгырады. Игенчелектә алмашка яшьләр килүе куандырды, авыл хуҗалыгының яңа төр техникасын да рәхәтләнеп иярлиләр алар. Хуҗалыкларның алдынгы белгечләре дә сәхнә түрендә хөрмәтләнде.
Районның башка тармакларында хезмәт куючы алдынгылар да җитәкчеләребез кулыннан бүләкләр алды. Алар арасында спортны үстерүдә намус белән эшләүче, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең танылган тренер-укытучылары Рәлиф Әскаров белән Ринат Хәйретдинов та бар иде. Шунда ук гади хезмәт кешесен рухландыра ала торган рәисләребез дә читтә калмады, аларга да район башлыгы кулларын кысып, рәхмәт белдерде, бүләк тапшырды. Югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар исемлегендә "Татарстан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте " Абсолют җиңүче" булып танылды, бу уңайдан, "Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы" җәмгыятьне үз югарылыгында тоткан Айнур Нотфуллин бүләк алганда, һичшиксез, горурлык хисләре кичергәндер.

Шушындый фидакарь җанлы хезмәтчәннәребез, тырыш җитәкчеләребез булганда үз алдыбызга куелган барлык бурычларны да җиңеп чыгарбыз, дигән ышанычын аерым бер инану белән әйтте район башлыгы Рамил Нотфуллин. Җыен башында исә ул уңган алдынгылар алдында ихластан башын иде.

Һәр бүләкләү концерт номерлары белән үрелеп барды, районыбыздан үсеп-чыгып Татарстанда танылу алган сәхнә йолдызлары Радик Шакиров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Рәсим Фәсыйхов, Зәлия Шәйхетдинова,Ирек Фатыйхов, "Эра", "Веселушки", "Изюминка" балалар бию төркемнәре, "Шулдыр жыт" удмурт фольклор ансамбле солистлары һәм башка талантлы үзешчәннәребез җыенны матур бер бәйрәмгә әверелде.

Рәхмәтләрнең иң олысы, хөрмәтләрнең иң зурысы сезгә, мөхтәрәм алдынгыларыбыз!
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250