Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уӊ якта кар, сулда тузан (+фоторепортаж)

«Труд» күмәк хуҗалыгыда язгы кыр эшләре белән танышу өчен нәкъ 20 ел бу хезмәт коллективына җитәкчелек итүче рәис Рашит Хафизов белән басуларга юнәлдек.

3088 гектар чәчү җирләре булган бу хужалык 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә туры килгән терлек саны буенча районда икенче урында, игенчелек өлкәсенә булган җитди караш нәкъ шушыныӊ белән аӊлатыла.

Табигать шартлары галиҗәнап игенчене елныӊ-елында үзенчә сыный. Әнә узган ел монда 29 апрельдә борчак чәчүгә керешкән булганнар, бу елда исә беренче буразналар бары 3 май көнне генә салына башлады. Бу техниканыӊ әзерлеге, игенче механизаторлар белән тәэмин итүнеӊ начар булуына бәйле түгел, бары табигатьнеӊ үзенә генә хас кануннары белән яшәве белән аӊлатыла. Хуҗалык җирләре белән танышкан вакытта басуныӊ уртасында тузан уйный, ә кырыйларда әле кар ята, гөрләвекләр шаулап ага. Шуӊа да кармастан, чәчүлек җирләренеӊ тигез өлгергәнен көтеп ятмыйлар, барлык зур егәрлекле техника басуда. Кукуруз утырту өчен «культи» белән җир әзерләүче Зөфәр Леонтьев эшендә төгәллек ярата,әнә җир башына чыгып, аммиак суы тигез керсен өчен һәр шланганы өрдереп, даими тикшереп тора.

Бергә эшләүче Т-150 тракторын иярләгән Степанов Валерий белән бергәләшеп бу басуны яхшы сыйфат белән күачыр йомганчы тәмамлап та куйганнар. Күпме эшлисеӊ, түләүдә нинди сораулар бар - бу очракта күмәк хуҗалыкныӊ баш икътисадчысы Наталья Кирилова даими механизаторлар янында. МТЗ-1221 тракторына күтәртеп җыела торган тырма җайланмасы таккан Алексей Овчинников икенче җиргә күчәргә җыена. Бу күтәртеп куела торган тырмалар җыелмасы турында хужалык җитәкчесе, тыйнак кына «мастерскойда узебезнекеләр эшләде», дип искәртмә биреп китте. Икенче басуда Олег Ураковныӊ «К-700» тракторына тагылган 19 метрлы, шулай ук күтәртеп җыела торган, сатудагы бәясе 1 миллион 200 сумнан артык торган тырма жыелмасы да үзләрендә эшләнгән булып чыкты. Бу очракта колхоз рәисенеӊ югары белемле инженер икәнлеге күренеп тора. Гомүмән, механизаторлар булдырабыз, дип эшлиләр монда. Володя Тукметов чәчү, терлек азыгы әзерләү вакытында «МТЗ-1221» тракторында эшләсә, кыш көне «ДТ-75» тракторына бульдозер тагып һәр эштә булышчы булып тора. Элек үзе тракторда эшләп, аныӊ соӊгы шөребенә кадәр белүче, хәзер мастер-наладчик вазифасын башкаручы Сергей Андреев һәр агрегат янында көнгә икешәр тапкыр булып чыгарга мөмкинлек таба. Язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган монда. Көннәре булып, тиешенчә башкарылган эш көзен мул уӊыш белән сөендерсен иде. Бу һәр игенче күӊелендә йөри торган изге теләктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250