Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уракның соңгы көннәре

4 комбайн иртән Мельничная ягындагы 128 гектарлы басуда бөртек суктырырга керешеп әбәдкә аны төгәлләп тә куйганнар. Төштән соң без килгәндә Балтач юлының Тагашур ягындагы 168 гектарлы бодай басуына кереп киләләр иде.

Иң элек загон ясап төшеп киттеләр, берсе басу кырыйларын чистарта башлады. Әрәм-шәрәм итүләргә юл калдырмыйча сыйфатлы эшлиләр. Агроном Илдар Гыйләҗевның бу икенче генә урагы икән. Игенчеләр белән аңлашып, уракны әйбәт кенә оештыра алган. Яңгырлар вакытында бер көндә икешәр-өчәр басуга күчеп эшләгәннәр. Шуңа ындырга бер дә ашлык кайтмаган көн булмаган. Комбайнчылар Валерий Степанов, Александр Сергеев, Михаил Шестаков, Владислав Абрамов - һәркайсы көндәлек күпме ашлык суктырганын, моның өчен күпме акча аласын белеп тора. Янгын сүндерү машинасы да басуда, көнгә ике тапкыр вакытында ашаталар. Басудан ашлык ташучы машиналарның һәркайсында брезент. Шоферлар Василий Овчинников, Владислав Троцианский, Федор Пашкеев, Юрий Чупанов үз эшләренә бик җаваплы карыйлар.

«Труд»та туңга сөрү, уҗым культураларын чәчү дә бердәм оештырылган. Шулай ук сыйфат алгы планда. Моңа хуҗалыкның ветеран агрономы Марсель Дәминов күзәтчелек итә. Икътисадчы Альфред Хәкимов та көн саен басуда. Механизатор Владимир Тукметов чәчә башлаган басу артык чүпле булгач, эшне туктаттылар. Чәчүчеләрне икенче басуга җибәреп, монда җирне кабат эшкәртә башладылар. Хуҗалыкта уракны да, уҗым культуралары чәчүне дә бер-ике көндә төгәллиләр.

«Арбор» комбайнчыларының күңелләре күтәренке, кичке ашау вакыты иде. Пешекче Гөлнара Низамова тәмле ашлар белән сыйлады үзләрен. Бригадир Нәсыйх Гатиятуллин да шушында гына ашый. Урак башланганнан бирле өенә йокларга гына кайта икән. Комбайнчылар Нурулла Ульданов, Фердинанд Таҗетдинов, Вячеслав Кумаев, Габделхак Әсхәдуллин, Раил Галиев үзара ярдәмләшеп, киңәшеп тату эшлиләр. Ындырга басудагы бөтен ашлыкны диярлек шоферлар ике Марат - Таҗиев һәм Әсхәдуллин ташыган. Ә ындырда ашлык күчерүдә шоферлар Мөхәммәт Вафин белән Илнур Сафин төнге унбергә кадәр хезмәт куялар. Гадилә Гатиятуллина амбар хуҗалыгында эшне бик яхшы оештырган. Ашлык көндәлек эшкәртелеп, урнаштырып барыла. Гадилә көнозын чабып йөреп егылмас өчен муенына сыбызгы аскан. Аерым очракларда эшләрне шуннан сызгыртып кул белән ишарәләп кенә аңлата. Диңгездәге кебек.

Илсур Хәбибуллин, Илнар Зиннәтуллин, Николай Волков кебек механизаторларның тырышлыгы белән Арборда чәчү өчен җирне дә икешәр-өчәр кат эшкәртеп яхшы әзерләгәннәр. Хәзер туңга сөрүдә дә нәтиҗәле эшлиләр. Тик кайбер басуларда җир башларын алдан эшкәртмичә генә сөрү очраклары бар. Әйткәч, төзәтәләр тагын үзе. Гомумән, «Арбор» игенчеләре быелгы уракны һәм кыр эшләрен дә күтәренке күңел белән төгәлли.

«Арбор» хуҗалыгы комбайнчыларын кичке аштан соң ярдәмчеләре белән бергә рәсемгә төшереп алдым.



Александр Сергеев ярдәмчесе Илнар Хәкимов белән быелгы уракта «Труд» хуҗалыгында әйдәп бара.


Сыйфат комиссиясе членнары:
Мәсхүт ГАРИПОВ
Хәлил НӘКЫЙПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250