”Яңа абзар да салып бирде, эшлә генә”, дип куанышалар чапшарлылар (+фоторепортаж)
Нормадан Чапшарга җитәрәк, юлның сул ягында Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең Чапшар сөтчелек-товарлылык фермасы урнашкан. Аркалы абзарлары белән ул юлчыларны да җәлеп итмичә калмый. Биредә шундый берничә абзар бар, аларда терлекләр салкын алым белән тәрбияләнә. Бу хакта соңарак, сүзне җәмгыятьнең яшәешен, икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итүче тармакларның берсе - сөтчелектән башлыйк әле.
200 башка исәпләнгән яңа комплекс җиткергәннәр, читтән профессионаллар китертеп, төгәлләп бетерәсе эшләре генә бар икән, "аннан комплекс тулы көченә эшли башлаячак", ди ферма мөдире Фәнил Габделхаков. Анысы инде бөтенләй башка, сыерларны да билгеле бер урында гына савачаклар, савасың да эшең бетә, мал астын җыештыручылар биредә аерым булачак икән. Хезмәт кешесенә ял итү, чәйләп алу, киенү-чишенү, юыну бүлмәләре дә каралган, мал табибына да аерым кабинет булачак. Мал табибы биредә, күркәм хезмәте белән еш телгә алынучы Гөлүсә Габделхакова, вельдшер гына мин дип тыйнаклык күрсәтсә дә, әлеге ханымның җаваплылыгында 570ләп баш малның исәнлеге-саулыгы. Профилактика эшләрен дә алып бара, дәвалый да, йөгертә дә, осеменатор да... тормыш иптәше - ферма мөдире Фәнил әфәнде белән гаилә тормышын да, ферма эшчәнлеген дә камил алып барырга тырышалар. Балалары инде зурлар, Казанда уку йортларында белем алалар, өчесе дә эшләп укыйлар, ди Фәнил абый бер горурлык хисе белән.
Тагын бер абзарда Фәнил Сәләхетдинов кул астында яшь имчәк бозаулар тәрбияләнә, әлеге гаять тә җаваплы, катлаулы, четерекле хезмәтне башка фермаларда, гадәттә, хатын-кыз башкара, чөнки ул бозаулар сабый бала караудан ким түгел, җан тынычлыкларың югала алар белән. Ә менә Фәнил абый зарланмый, чирләмәсеннәр генә, карарга гына була, ди.
Язма башында ук әйткән аркалы абзарлардагы бозауларны ирле-хатынлы Гөлнара һәм Илнар Камалиевлар тәрбияли, аларның хезмәтләре дә мактауга лаек.
Җәмгыятьне алга җибәрим дип күпме генә тырышма, нинди генә төзелешләр алып барма, яңалыклар кертмә, барыбер кеше факторыннан башка гына алга китеш булмаячак. Чапшар фермасында да 21 кеше эшли, һәм һәрберсе үзләренә тапшырылган хезмәтне җиренә җиткереп башкара. Алга таба да шулай дәвам итсен, әнә бит, җәмгыять җитәкчесеннән дә ничек канәгать алар - "Яңа абзар да салып бирде, эшлә генә", дип куанышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев