Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңа ферма төзеткән «Сосна» җәмгыятендә киңәшмә узды (+фоторепортаж)

18 ноябрь көнне «Сосна» җәмгыятендә районда терлекчелектәге ун айлык эшчәнлеккә багышланган киңәшмә узды.

Район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре рәисләре, терлекчелек буенча белгечләр иң элек савым сыерлары өчен төзелгән яңа фермада булдылар, заманча шартлардагы савым технологиясе белән таныштылар.

Аннан Сосна мәдәният йортында район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында киңәшмә узды. Биредә соңгы ун айдагы җитештерүчән эшчәнлек, сөт, нәселле маллар үрчетеп сату, төрле регионнардан таналар сатып алу, үлем-китем очраклары, бракка чыгарылган маллар турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җәмгыяте белгечләренең чыгышлары тыңланды.

Район башлыгы саннарның чуар булуына игътибар итте, үлем-китемгә юл куймаска боерды, бракка чыгарылган мал саны күп булу да аны борчуга салды. Һәр киңәшмә саен йомгаклап әйтелә торган- хезмәт кешесенә шартлар тудырырга, хезмәт хакларын арттырырга кирәклегенә янә тукталды. “Сосна” җәмгыяте һәм анда узган киңәшмә турында язмалар алга таба булачак.

 

 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосна хуҗалыгы