Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Яӊа тормыш»ныӊ мөмкинлекләре зурдан (+фото)

Районыбыз хуҗалыкларында бара торган гомуми җыелышлар узган елга нәтиҗәләр ясарга, алга максатлар куярга һәм бу эшкә барлык хезмәтчәннәрне тарту өчен менә дигән мөмкинлек тудыра.

Хуҗалык рәисләренеӊ, тармак белгечләренеӊ халык алдында хисап тотуы, алда нинди эшләр торуын һәм бурычларны аӊлату да гаять әһәмиятле. Шушындый җыелышларныӊ чираттагысы Яӊгул авылы мәдәният йортында узды. Әллә инде сүтеләчәк бу бинага чыгым тотып тормыйбыз, дип, әллә инде ягып-ягып та җылытып булмый, 2018 елда төзү фаразланган мәдәният үчагыныӊ дөрес урында сайлануын исбатларга тырыштылар – ничек кенә булмасын, суык бинада ике сәгатьтән артык утырганда салкын сөякләргә кадәр үтте. Шуӊа да карамастан, яӊгуллылар бу юлы да түзем халык икәнен расладылар, чыгышларны ахырына кадәр тыӊладылар.

Хисапларныӊ тәнкыйть күзлегеннән ясалганын, файдаланмаган һәм кулдан җибәрелгән мөмкинчелекләрне киӊ яктыртылуын әйтеп узарга кирәк. Ә шулай да, алга максат куйганда, үрләрнеӊ нигәдер артык зур булмаганын билгеләүләрен күзгә ташланды. Бу турыда җыелышта катнашкан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да басым ясап әйтеп китте. Бүгенге чорда ирешелгәннәргә генә канәгать булып, артыгын көчәнми тормыш алып булмый диде ул. «Яӊа тормыш» хуҗалыгыныӊ күрсәткечләрен зурлык ягыннан үзе шикелле хужалыклар белән чагыштырганда бу ачык күренә. Игенчелек өлкәсендә файдаланмаган резервлар бихисап, рапс үстерү һәм сату, кукурузаны орлыкка игү, бәрәӊгене тотрыклы уӊыш бирүче культура итеп тәрбияләү – боларр барысы да зур хезмәт сорый. Терлекчелектә, бигрәк тә сөт җитештерүдә яӊалыклар кертү бик мөһим. «Яӊа тормыш»ныӊ уӊышлары зурдан булына без ышанабыз, хуҗалыкныӊ һәм хезмәтчәннәрнеӊ моӊа бөтен момкинлекләре бар, дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисап җыелышы