Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңартылган конкурс

Молодцы! Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге егетләре! Инде берничә ел онытылып торган конкурсны яңартып бик дөрес эшләгәннәр һәм аны бик матур итеп оештырганнар да.

Районның һәр хуҗалыгыннан килгән берсеннән-берсе оста терлекчеләр саву аппаратларын сүтеп коруда, сыер савуда, терлекчелек өлкәсендә ни дәрәҗәдә белемле булуларында көч сынаштылар. «Татарстан»лылар әйбәт әзерләнеп каршылаганнар. Абзарлар ялт иткән, сыерлар чиста, сауган сөтне тапшыру аппаратлары, саву урыннары - барысы да кул астында. Шуңа күрә ярыш та бик тиз барды. Әнә сөт-май комбинатыннан чакырылган лаборант Диләрә Хафизова һәр савымчы китергән сөтнең майлылыгын, сыйфатын тикшереп тора.

Соңгы вакытта савымны шактый арттыруга ирешкән «Уңыш» хуҗалыгыннан килгән сыер савучы Халидә Гарифуллина белән рәсемгә дә төшереп алдым үзләрен. Саву аппаратларын сүтеп-җыюда кулы-кулга йокмый торган бу ханым «Якты юл»дан Энҗе Шиһабетдинова булып чыкты. «Активист»тан Юлия Иванова, «Дуслык»тан Нина Терентьева, «Кызыл юл»дан Гөлүсә Галимуллина... берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел. «Смәел», «Яңа тормыш», «Борнак» хуҗалыкларыннан да иң-иң уңганнарын сайлап җибәргәннәр. Екатерина Пиляева, Чулпан Габделәхәтова, Гөлзия Вәлиева конкурс шартларын төгәл үтәп яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

«Арбор»дан Римма Низамова, «Сорнай»дан Елена Петрова... гомумән, барысы да хөрмәткә һәм мактауга лаек эш күрсәттеләр. Шулай да ярыш ярыш инде. Авторитетлы жюрига шушындый осталар арасыннан иң-иң дигәннәрен билгеләү бик авырга туры килсә дә, беренче өч урынга лаеклыларны ачыкламый булдырмадылар. Пьедесталның иң югары баскычына быелгы конкурсның база хуҗалыгы булган «Татарстан»нан Равилә Хөснетдинова менде. Икенче басмада «Сосна»дан Гөлназ Сафина, өченчедә - «Яңа тормыш» хуҗалыгының тәҗрибәле сыер савучысы Чулпан Габделәхәтова (өстәге рәсемдә).

Бүләкләүләр «Татарстан» хуҗалыгының ашханәсендә барды. Берсеннән-берсе тәмле сый-нигъмәтләр белән сыйланып утырган конкурсчылар арасыннан чакырып алып аларны шушында кертеп куелган пьедесталга бастырдылар, һәркайсына кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Шушында ук Тукай исемендәге хуҗалыктан өч дистә ел стажы булган Рәйсә Низамова иң өлкән сыер савучы, «Кама»дан Эмилия Шәфигуллина иң яшь һәм алдынгы сыер савучы буларак бүләкләнде.

Пьедесталга терлекләрне ясалма орлыкландыру техниклары арасындагы конкурста җиңүчеләр дә чакырылды. Бу конкурста алар да үз эшләре буенча белемнәре, көтү яңарту ни дәрәҗәдә алардан бәйле булуын күрсәтеп көч сынаштылар. Алар арасында беренче урынга «Смәел»дән Ринат Фәсхетдинов, икенчегә - «Татарстан»нан Раушан Кәлимуллин, өченчегә - Арбордан Нургали Гыйльманов лаек булды (астагы рәсемдә). Быел 55 яшен тутыручы Нина Федоровага да («Активист» хуҗалыгы) бүләк тапшырылды (уртадагы рәсемдә). Аларның һәркайсын хөрмәтләп Иске Салавыч һәм район мәдәният үзәге үзешчәннәре берсеннән-берсе матур концерт номерлары күрсәттеләр.

Ашханәдә бәйрәм тантанасын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең яңа җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин ачып җибәрде. Һәм биредә хуҗалыклардан килгән баш зоотехникларга аның белән якыннанрак танышу өчен дә зур мөмкинлек туды. Кайчандыр районда эшләгән, Пүскән авылыннан үзебезнең кеше. Терлекчелекне зур табышлы тармак итү өчен бергә-бергә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә сөйләштеләр. Конкурсны муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның ачып җибәрүе дә монда килүчеләргә үзенә күрә бер стимул булды, аның терлекчеләргә, белгечләргә зур ышаныч күрсәтеп ясаган кыска гына чыгышы җиңүгә өметләр уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250