Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Ягуар» кырга чыгарга әзер (фото)

Тимирязев исемендәге хуҗалыкныӊ мактаулы механизаторларыӊ берсе - Илшат Идиятуллин чын мәгънәсендә җир кешесе. Дүрт дистә елга якын шушы хуҗалыкта механизатор булып эшләгән әтисе Мәсхүтнеӊ эшен дәвам итүче ул.

1997 елдан эшли башлаган мезанизатор инде үзе күпләргә остаз булырлык. Кулына 20 миллионлык «Ягуар» исемле чит ил техникасын ышанып тапшырганнар икән, ул ышанычны акларга кирәк бит. Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүне елныӊ-елында аӊа ышанып тапшыралар. «Эше барныӊ ашы бар» дигән сүз аныӊ мисалында ачык чагылыш таба. Үзен тыӊлап китик әле:

- Җәй сезонында көн саен ватылмыйча кырга чыгар өчен менә бүгеннән әзерләнергә кирәк. Эшләсәӊ, була инде. 2016 елда терлек азыгы әзерләү күләме кимрәк булды, ә аннан алдагы елны сезонга 160 меӊ сумга кадәр хезмәт хакы чыкты.

Бу техника кыймәтле булса да, үзен инде аклагандыр. Ни өчен дигәндә, хуҗалыкныӊ барлык терлек азыгы аныӊ аша уза. Кукуруза орлыгын сыттыру һәм төрле өстәмә консервантлар кушып җиӊсәләргә тутыру өчен нәкъ менә аны кулланганнар. Пычакларыныӊ даими рәвештә үзеннән-үзе үткенләнеп баруы да азыкныӊ сыйфатына уӊай тәэсир итә. Кыскасы, алдагы җитәкчелекнеӊ бурычка булса да бу «Ягуар»ны сатып алуы алга карап эш ителгәнлеген күрсәтә.

Илшат кебек механизаторлар күп бу хуҗалыкта. Ә менә эш белән генә түгел, гаиләдә дә чын хуҗа булучылар күп түгелдер. Тормыш иптәше Алсу белән 3 бала тәрбияләп, Пүскән авылында күпләргә үрнәк күркәм гаилә булып матур тормыш корган Илшатка юлында бары уӊышлар булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250