Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яӊгуллылар сынатмас (+фоторепортаж)

Игеннәрне тәрбияләү белән бергә хуҗалыкларда терлек азыгына хәзерлекнеӊ соӊгы - хәлиткеч чоры.

Бу уӊайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе районда зур конкурс игълан иткән иде. Билгеләнгән комиссия инде печән чапкычларының, печән әйләндерү тырмаларыныӊ һәм печән жыеп-тыгызлау агрегатларының, азык саклау чокырларыныӊ әзерлеген карап чыгарга өлгерде. Мәсәлән, «Яӊа тормыш» хуҗалыгында бу юнәлештә ныклап әзерләнгәннәр. Күп еллар хуҗалыкныӊ баш инженеры вазифасын башкарган, хәзерге вакытта рәис йөген җигелеп тартучы Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов бу өлкәнеӊ гаять җаваплы икәнен яхшы аӊлый, шуныӊ өчен ремонт үткәрү һәм кирәкле запчастьларны алуда тоткарлыклар юк монда. Барлык техникага механизаторларыбыз беркетелгән, тиешенчә ремонт үткәрелгән, терлек азыгы әзерләргә бүгеннән тотына алабыз, ди баш инженер Радик Мардян. Заманында чәчкечтә, комбайнда, машинада эшләгән, һәр техниканы биш бармагы кебек белүче белгеч өчен 8нче тапкыр иӊ җаваплы чоры башлана. Ике «Полесье», «Магдон» һәм КПАС-5Г маркалы үзйөрешле чапкычлар, КРП-302 роторлы чапкыч, 4 печән әйләндерү, 2 теземнәргә салу агрегаты, ТПФ-45 маркалы печән ташу арбалары хәм башкалар ремонтланып әзерлек сызыгына бастырылган.
Барлык механизаторларыбыз мактауга лаек, шулай да «Магдон» маркалы печән чапкычта эшләүче Илшат Нәҗиповны, «Полесье»да тырышып хезмәт куючы Газыймҗан Исмәгыйловны һәм үзенә беркетелгән КСД- 2000 маркалы чапкыч белән хуҗалыкныӊ барлык терлеген яшел үлән белән тәэмин итеп торучы Фәрит Кадыровны аерым билгеләп үтмичә булмый, быел да аларга һәм башка механизаторларыбызга ышаныч зур, ди баш инженер. Һәр хуҗалыкта җитәкче һәм белгеч, механизаторлар куелган бурычларны үтәү өчен бер дәрәҗәдә җавап биреп, нәтиҗәләр куанычлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250