Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Якты юл"лылар язгы чәчүне көтә

Басуларда кар катламы юкарганнан-юкара бара, кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Язгы кыр эшләре башланырга да аз вакыт калып бара.

"Якты юл"лылар язгы чәчүнең җаваплы чор икәнен яхшы аңлый, сынатырга ярамый, язгы чәчү- икмәкнең башлангычы, юкса.
- Безнеӊ җирлектә мул уӊыш алуныӊ төп шарты тиешле дәрәҗәдә минераль ашламалар куллану. 2017 ел уңышы өчен тупланырга тиеш аммиак күләме 260 тонна итеп билгеләнгән иде. Бүгенге көндә 202, 5 тонна аммиак тупланды. Барлыгы 1575 гектар мәйданда язгы культуралар чәчәргә исәп тотабыз. Шуларның 975 гектарын - бөртекле культуралар, 600ен терлек азыгы биләячәк. Узган ел беренче тапкыр сынап караган рапс көтелгән уңыш бирмәсә дә, быел чәчүлек мәйданнарын киметмәдек, 155 гектар мәйданда чәчеп, икенче төрле ысул белән үстерергә исәбебез, - ди баш агроном Зөлкәфир Нәҗипов.
Язгы кыр эшләренә җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары туплаганнар, запас частьларга да кытлык юк икән. Техника да җитәрлек. Моннан кала, орлык белән дә тулысынча тәэмин ителгән.
Кыскасы, "Якты юл" игенчеләре язны тулы хәзерлектә каршылый. Яңгырлар вакытында явып, җәйләр имин килсен, дип телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250