Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Йолдыз булып балкыйлар

Сыер савучыларыбыз безнең районы-бызның муллыгын тулыландыручылар, икътисадына ныклы нигез салучылар. «Татарстан» җәмгыяте дә үзенең уңган сыер савучылары белән дан тота.

Биредә сөтчелектә күпьеллык бай тәҗрибәләре булган хезмәткәрләр көч куя. Светлана Идиятова, Резеда Хәйруллина, Дания Хәкимова, Миләүшә Фатыйховалар карамагында 200дән артык сөтлебикә исәпләнә.«Татарстан» җәмгыяте 2013 нче елда тулаем 4477 тонна сөт җитештергән булса, кызлар исәбенә шуларның 1766сы туры килә.Бу коллектив белән яшь белгеч Ленар Мөхәммәтҗанов җитәкчелек итә. Таләпчән, үз эшенә җитди караучы мөдирнең коллективта абруе зур. Инде үзләре дә эшләренең остасы булган кызлар белән аңлашып эшлиләр. Кызларның тәҗрибәләре зур, хезмәт кенәгәләрендәге эш стажының күбесе сыер савуга багышланган. Әлеге эшнең гаять четерекле, физик көч сораганы һәркемгә мәгълүм. Әмма алар сер бирә торганнардан түгел, эштәге кебек гаилә тормышлары да гөрләп бара.
Шулай ук Рәзинә Закирова, Миләүшә Нигъмәтуллина, Люция Закирова, Роза Габдрахмановаларның исемнәре дә алдынгылар сафын тулыландыра. Ел башыннан кызлар барлыгы 654 тонна сөт җитештергән. Сәрдегән фермасы кызларының хезмәтләренә дә тел-теш тидерерлек түгел. Уңышларының ачкычы коллективның даими, эшчән булуында. Хезмәткә җитәкчелек тарафыннан таләпчәнлек зур булу яхшы күрсәткечләргә илтә. Гөлфәния Каюмова, Фәридә Һидиятова - 137шәр, ә Разыя Габбасова белән Фәлиянур Мөхәммәтҗанова 133әр тонна сөт савып алды. Бергәләшеп, ярдәмләшеп, тырышып, намус белән эшләгәндә генә үз югарылыгында калып була. Ә "Татарстан"чылар бу нисбәттән сыната торганнардан түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250