Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өйрәнерлек әйбер бар иде.

«Татарстан» хуҗалыгының Иске Салавыч товарлыклы-сөтчелек фермасында һәрвакыт идеаль тәртип, үрнәк итеп алырлык тәҗрибә булыр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе семинар-киңәшмәнең чираттагысын шушында оештырды.

Иң элек хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин хуҗалыкның җитештерү-икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды. Үсеш бар. Бүген район хуҗалыклары җитәкчеләре җыелган фермада ул аеруча яхшы. Сөт җитештерүдә рентабельлелек дәрәҗәсе 2012 елгыдан да, районның уртача күрсәткеченнән дә артык. Җитәкчеләр моңа ничек ирешелгәнен фермада йөргәндә үз күзләре белән күрделәр.
Хуҗалыкның баш зоотехнигы Рафис Галимуллин эш тәртибе белән таныштырып йөрде. Соңыннан район башлыгы Рамил Нотфуллин да, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин да Рафис Котдусовичның Татарстанның һәм Россиянең атказанган зоотехнигы икәнлеген искәртеп, аның хуҗалык, гомумән, район терлекчелеген үстерүдә керткән хезмәтенә югары бәя биреп киттеләр. Семинарда катнашучы-ларда ферманың азык складындагы эшләр зур кызыксыну уятты. Бигрәк тә солыны сытып чыгара торган җайланманы булдыру кирәк икән диделәр. Төше тышчасыннан чыккан солы ашатуның яшь бозауларның үсешенә нәтиҗәле йогынтысы зур.
Раздойга куелган сыерлар рационы да игътибарга лаек. Рационда шикәр белән протеин чагыштырмасын ти гезләүдә чөгендер ашатуның файдасы күп. Сенаж, силос, фураж бөтенесе бергә кушылып, микроэлементлар белән баетып бирелә. Аларны кайсы сыерга күпме кушасын, продуктлылыклары буенча компьютер билгели. Хезмәтне механикалаштыру нәтиҗәсендә биредә 5 сыер савучы (1се ял иттерүче) 400 баш сыер сава. Бозаулату торагында да рәхәт уңайлылык, чисталык күзгә ташлана. Сыерлар астына калын ас¬лык түшәлгән. Моның өчен саламны ваклап кертәләр. Тракторчы Илдар Мәхмүтов салам ваклагыч агрегатның эшләү рәвешен килүчеләргә махсус күрсәтте. Болай эшләү безгә дә зыян итмәс иде, дип куйды бер-ике җитәкче. Бозаулату торагына сыерлар срогы туларга 2 ай кала кертелә икән. Буазлыкка тискәре тәэсир итәрдәй әче, авыр азыклар бирүне туктаталар, аерым рацион белән ашаталар. Бозауларга 4-5 көн кала аерым бүлеккә кертәләр. Бозаулагач, өч айга кадәр көчәйтелгән рацион белән раздойга куеп көнгә өч тапкыр савалар. Бозаулар 20 көн аерым читлекләрдә тәрбияләнгәч, зуррак бүлемнәргә күчерелә. Монда алар 3 ай дигәндә 1 центнер һәм артыграк та авырлыкка җитәләр. 140 баш бозауны 1 терлекче карый. Чөнки аслыкка туратылган салам өстәлеп тора, җыештырасы юк. Су да торбадан килә. Азык та кул астында. Ясалма сөт кайтару һәм аны бозауларга даими бирүне гадәткә керткәннәр.
- Мондый - сөтнең, гомумән, файдасын нык сизәбез, - диде зоотехник Рафис.
- Күрдек тә, кайтып киттек түгел, үзегезнең фермаларда да эшне һәр вак-төякне исәпләп, уйлап оештырырга кирәк, - дип искәртте район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Өч айдан соң бозаулар бу бүлектән икенчесенә күчерелә. Ә монысы чистартып дезинфекцияләнә. Ярты еллап ял иттергәч кенә бирегә яңа бозаулар кертелә башлый. Шундый өч бүлек булу болай чиратлаштырырга мөмкинлеген бирә. Үзебездә дә булдырасы, эшлисе шактый әйберләр күрдек, дип таралышты хуҗалык җитәкчеләре Салавычтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250