Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үз авылыңда яшәүләргә ни җитә?! (фото)

Берәүләр шәһәр тормышын үз итсә, икенчеләр авылда яшәүне күпкә яхшы күрә. Авыл саф һавасы, искиткеч матур табигате белән шәһәргә биргесез булса да, биредә эш сөйгәннәр генә яши ала.

Карык-Серма фермасында эшләүче терлекчеләр белән танышып кайткач, моңа тагын бер кат инандым. Терлекче эше җиңел түгел. Җәен яшен яшьнәгәндә дә, көзен салкын яңгыр яуганда да, кышын буран котырганда да эшли алар. Ял да юк, Яңа ел бәйрәме дә юк. Иртәнге бишенче яртыда килеп, малларның төне буе тутырган асларын чистарта, улакларына печән салып, фураж бирә. Бу хезмәткә түз генә. «Эшегезне яратып башкарасызмы?», дип сорыйм инде озак еллар алдынгылыкны бирмәгән Ираида Дмитриевадан.
- Мин үземне башкача күз алдына да китерә алмыйм, - дип җавап бирде ул. Әлеге ханым өчен ферма икенче өенә әйләнгән, малларга да ул бөтен күңеле белән береккән. - Кайнанам Нина да колхозда эшләгән. Хуҗалыгыбызда да абзар тулы мал-туар. Эшләмичә яшәп булмый. Аллага шөкер, шәһәрдәгеләрдән ким яшәмибез. Бар нәрсәбез бар.
Тормыш иптәше Анатолийның гына соңгы вакытларда сәламәтлеге какшау сәбәпле, эштән туктаган, ике кызлары кияүгә чыгып, үз тормышлары белән торалар.
Ираиданың кулдашы Ирина Матвеева яшь булуына да карамастан, булдырып эшли, хезмәте кебек гаилә тормышы да бик матур, диделәр хезмәттәшләре. Ире Владислав та фермада каравылчы булып эшли икән. Хәер, Карык-Серма фермасында гаиләләре белән эшләүчеләр бер Матвеевлар гына түгел. Нина һәм Николай Камаевлар, Мария һәм Иван Петровлар да үз хезмәтләрен намус белән башкаручылар. Николай Камаев белән кара-каршы эшләүче атчы Василий Копаров турында да бик җылы фикерләр әйттеләр.
- Биредә берсен дә аерып әйтеп булмый. Һәркем үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкара, - ди ферма мөдире Алевтина Петрова.
Алевтина мөдирлек эшендә 2002 елдан бирле, аңарчы исәпкә алучы (учетчик) булып эшләгән. Заманында тормыш иптәше Геннадий да ферма мөдире булып эшләгән булган. Өч балаларына да югары белем биреп, һәрсенә үз юлларын табарга ярдәм иткән Петровлар. Кызлары Наталья гаиләсе белән Казанда яши, уртанчылары Константин шәхси эшмәкәр. Төпчекләре Олег бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә.
Менә шулай кечкенә генә, фәкать ун кешедән торган коллектив бердәм булып хезмәт куя. Әмма 200 баш үгез фермасының бинасы гына бик тузган. Барлык хезмәтне кул көче белән башкарудан да зарланмый терлекчеләр, иң мөһиме фермасы гына бетә күрмәсен.
- Тиздән ремонт булачак, дип ышандырдылар җитәкчеләр. Була гына күрсен инде, - диләр терлекчеләр беравыздан.
Элек юллар юк вакытта сөт тапшырырга да тилмергән авыл халкы бүген юлларның булганына, капка төбенә кадәр диярлек килеп сөт җыйганнарына бик куанып яши. Авыл бетә дип әйтеп булмый, йортлар салучылар да, булганнарын төзекләндереп, янкорма эшләүчеләр дә шактый. Тырыш, максатчан халык яши Карык-Сермада. Үзләре әйткәнчә, тырышлык таләп ителсә дә, үз авылыңда яшәүләргә ни җитә?!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250