Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үз-үзеңне куу җиңел түгел (+фоторепортаж)

Районның алдынгылар рәтендәге "Бөрбаш" җәмгыяте җитәкчесе Рафис Фарадисович җәмгыятьнең хисап җыелышында кыска, әмма оста чыгышында, кайбер күрсәткечләр буенча үз-үзебезне куып җитәргә кирәк әле, дигәчтен, ирексездән күңелгә, алай эшләү җиңел булмастыр, дигән уй килде.

Хәер, бөрбашлылар эштән дә, килеп туган кыенлыклардан да куркып тора торган кавемнән түгел. Алан авылын үзләренә кушкач, биредәге терлекчелек тармагын әнә ничек ныгытырга тырышалар! - әлеге юнәлештә узган елда гына да 13 миллионнан артык чыгым киткән (ниләр эшләнгәнлеге күптән түгел газетабызда дөнья күрде З.Ш.), ә менә эш күрсәткечләре, кызганыч, әлегә чигенке. Алан авылы бригадасы идарәчесе Миңнегали Шакиров та шуңа борчыла, тотылган чыгымнарны капларга язсын иде безгә, ди ул үз чыгышында җәмгыять рәисенең авылга йөз белән борылуының кадерен аңламаганнар өчен читенсенеп. Бар да әйбәт булыр, шәт иншалла, Алан халкына гариза язмыйча эштән калырга ярамаганлыкны гына төшендерә алганны, яхшы хезмәт хакына да югары җитештерүчәнлек белән генә ирешеп буласына инандыра алырлар. Быел да Аланда төзекләндерү эшләре туктатылмаячак, парк яңартылачак, юллар салыначак. Инвестор килеп тә кечкенә авылга бу кадәрле капитал сарыф итмәскә мөмкин, ә җәмгыять рәисе Рафис Солтановның авылның киләчәген уйлап, хезмәт урыннарында уңайлы эш шартлары тудырып, алтын урталыкны табарга тырышып эшләве хуплауга лаек. Тик менә авыл халкын гына җәмгыять эшенә тарту кыен, авылда эшләргә теләмәүчеләрне аңлап булмый, ди бригадир, 397 хезмәткә яраклы авыл кешесенең 74е генә бүгенге көндә җәмгыятьтә эшли булып чыкты.

Чишеп булмастай бер генә мәсьәлә дә юк, бары тик аңлашып эшләргә генә кирәк, ди Рафис Солтанов. Шуңа да аның чыгышында моң-зар сизелмәде, чигенешләр исә чагыштыру белән бәян ителде, ә менә максат-бурычлар, тәгаенләнеп, хезмәт кешесенә җиткерелде.Тармак белгечләренең чыгышларында да алга куелган хезмәт бурычлары белән беррәттән эшкә булган омтылыш ярылып ята. Җыелышны бу як халкына гына хас әдәп белән тыңлап, күңеленнән хезмәтләрен барлап, күрсәткечләрне чагыштырып утырган хезмәт кешесе азактан сәхнәгә менеп бүләкләр алды, юбилярлар да онытылмады. Кемгәдер бозау-колын бирелде, кемнәргәдер телевизор, юрган тапшырылды, хезмәт дисциплинасын бозмый эшләүчеләр дә аерым макталып, акчалата премиягә лаек булды. Мондый юмартлыкның нигезендә, әлбәттә, эш кешесенә карата кадер-хөрмәт ята. Ахырдан гади авыл үзешчәннәренең концертын җирле җитәкчелек белән районнан килгән вәкилләр - Илшат Галимуллин белән Илдар Әнвәров та бергә утырып карагач (рәсемдә), халык белән тигезлектә, гадилектә шул бөтен бөеклек дигән нәтиҗәгә киләсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250