Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әзерлекле эш хәерле була

«Татарстан» хуҗалыгы комбайнчылары Марат Сабирҗанов (сулда) белән Разит Габдуллинның (уңда) район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгеч-консультанты Мәсхүт Гариповка сораулары күп булды.

Игенченең иртә яздан башлап куйган тырыш хезмәтенең нәтиҗәсен санар чак җитте. Менә бик тиздән игеннәрне урып-җыю башлана. Аның уңышлы үтүен инде хәзердән үк, бу эшкә техниканы ничек хәзерләп килүдән чамаларга мөмкин. Әнә шуңа күрә дә район хуҗалыкларында комбайннар әзерлегенә сынау итеп зур парадлар үткәрелә.
«Игенче» хужалыгы басуында үткән парадка быел уракка чыгарга тиешле 21 комбайнның 20се китерелгән иде. Килми калган «Алга»ныкы да шушы бер-ике көндә әзер булачак ди.
Комиссия членнары аларның һәркайсын жентекләп карадылар. Бөртек, салам суктырып та күрсәттеләр. Комбайннар астына жәелгән жәймәдә коелган бөртекләр булмады диярлек. Алайса ни өчен урып-жыюдан соң басуларда чәчкән шикелле ашлык тишелеп чыга.
Соңыннан үткән жыелышта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре монысы комбайнчылар намусында кала дип билгеләп үттеләр. Тиешле тизлек белән йөргәндә, иртән техник карауны таләп ителгәнчә үтәп чыкканда комбайннан бөртек коелырга тиеш түгел.
«Игенче»дә көн саен комбайнчы эшенә 5 баллы система буенча билге куелачак. Монда сыйфат беренче планда. Хезмәткә түләгәндә механизаторларның эш стажы, квалификациясе, комбайнның яше һәм билгеле инде, эшнең сыйфаты искә алына.
Бу парадта катнашкан «Сорнай»да да шулай. Өч хужалыкның да комбайнчылары, аларның ярдәмчеләре белән инструктаж үткәрелеп, тиешле журналга кул куйдырганнар. Һәр комбайнда аптечкалар, янгын сүндергечләр, тимер, агач көрәкләр, сәнәк, чиләк бар.
Шушы ук көнне «Татарстан», «Бөрбаш», Тимирязев исемендәге хужалык комбайнчылары Салавыч басуына килделәр. Тиешле 13 комбайнның 10сы килгән иде. «Татарстан»га кайта торган яңасы әле кайтып житмәгән, юлда.
Тимирязев исемендәге хужалыкта икесен әле һаман ремонтлыйлар икән. Моны хужалыкта механизаторлар житмәгәч, бер кешенең ике-өч техникада эшләү сәбәпле, житешмәве белән аңлаттылар. Ясәви Ногманов, Фәргать Гаязов кебек данлыклы комбайнчылары булган хужалыкның быелгы уракны да уңышлы үткәрәсенә ышанырга гына кала инде.
Соңыннан үткән жыелышта комбайннарның электр жиһазларын карау, катлаулы детальләрне кырдырып алу өчен урын һәм бу эшләрне белүче оста белгечләр булмавының эшкә нык аяк чалуы әйтелде. Бу беренче тапкыр гына күтәрелгән проблема түгел инде. Районны әйдәп баручы тармак - авыл хуҗалыгы өчен кирәкле бу проблеманы район күләмендә күтәреп хәл итәргә вакыт түгел микән.
Җыелышта быелгы уракның үзенчәлеге, игеннәрне башта теземнәргә салып суктыруның отышлы булачагы, амбар хужалыгындагы техниканы әзерләү, складларны яхшылап дезинфекцияләү турында сүз булды.
Соңыннан механизаторлар басуда әзерләнгән аш табыны артында да гәпләшеп утырдылар. Һәм бу язманы әзерләп газетаны инде Казанга типографиягә басарга жибәргәч, 15-16 июль көннәрендә калган хужалыклар өчен «Маяк», «Дуслык», «Активист» һәм «Арбор» хужалыклары басуларында парадлар узды.
«Игенче» хуҗалыгыннан парадка бер гаиләдән өчәү - улы Раушан комбайнында ярдәмче 62 яшьлек Мансур Фәйзрахманов һәм Раушанның малае Илфар килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250