Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалык җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре 8 айлык эш нәтиҗәләре турында сөйләшү өчен «Арбор» хуҗалыгына җыелдылар

Районда терлекчелекнең айлык нәтиҗәләре буенча сөйләшүне һәр айда төрле хуҗалыкта үткәрә торган матур традиция яши. Хуҗалык җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре 8 айлык эш нәтиҗәләре турында сөйләшү өчен «Арбор» хуҗалыгына килделәр.

Беркемнең дә күршеләре, хезмәттәшләре янында начар булып күренәсе килми. Һәркайдагы кебек «Арбор» хуҗалыгында да бу сөйләшүгә аз гына вакыт эчендә аерым бер хәстәрлек чаралары күрелгән, мөмкинлекләре була торып та сузып килгән вак-төяк кимчелекләрен төзәткәннәр. Ферма территориясе берникадәр тигезләнгән, тәртипкә китерелгән.
Яшерен-батырын түгел, мондый сөйләшүләрдән соң, бу хуҗалыкта терлекләргә азык та шәбрәк кайта башлый, эшкә караш тагын да җанланып китә. Һәм бу сөйләшүнең башка җитәкчеләргә һәм белгечләргә дә беркадәр йогынтысы булмый калмый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллинның мондый айлык семинар-киңәшмә саен кабатлый торган «канатлы» фикере бар: «Бирегә күреп, тыңлап кайту өчен генә җыйналмыйбыз, начарыннан гыйбрәт, яхшысыннан үрнәк алып кайтырга, эшне алга җибәрердәйләрен үзеңдә дә кулланырга кирәк».
Район хуҗалыкларына төп акча кертү чыганагы булан сөт җитештерүдә беркадәр үсеш бар. Быелның 8 аенда район буенча 2226 тонна сөт, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда артыграк җитештерелде. Шушы артыклыктан гына да 40 миллион 101 мең сум өстәмә акча керде.
Бу мөмкинлектән иң нәтиҗәле файдаланган хуҗалыклар түбәндәге сводкада: саннарның беренчесе - быел 8 айда узган елның шул чорындагыдан артык җитештерелгән сөт (тонналарда), икенчесе - шуңа бәйле рәвештә алынган өстәмә акча (мең сумнарда).
Кызыл юл
597
10883
Татарстан
337
6211
Кама
273
4873
Смәел
271
4686
Активист
258
4711
Тукай исем.
115
2102
Ә дүрт хуҗалык - «Маяк», «Якты юл», «Дуслык» һәм Тимирязев исемендәге - узган елгы дәрәҗәдән ким җитештерелгән сөт исәбенә 1444, 979, 675 һәм 18 мең сум акчаны ала алмый калдылар.
Семинар булган «Арбор» бу кара исемлектә юк. Сөтне узган елгыдан күп җитештерү исәбенә алар 1 миллион 132 мең сум акчаны артык кертә алдылар.
Сыерларга ашату өчен азык мул булган көзге айларда да кайбер хуҗалыкларның савымны киметүен ничек аңларга. Әнә, «Татарстан», «Кызыл юл» хуҗалыклары 80-67 тонна сөтне узган елның августындагыдан күбрәк җитештерде. Продукцияне узган елгы дәрәҗәдән ким җитештергән хуҗалыклар исәбенә район буенча 8 айда сөттән 3 миллион 116 мең, сыер итеннән 2 миллион 380 мең, дуңгыз итеннән 18 миллион 828 мең сум акча алынмый калды.
Дуңгызны бетерә барабыз. Аңлашыла? Аның белән ни бары 4 хуҗалыкта, «Татартан», «Яңа тормыш», «Кама» һәм«Труд»та гына шөгыльләнәләр. Сыер итен җитештерүдә дә үсеш бик аз бит. «Бөрбаш», «Яңа тормыш», «Сосна» хуҗалыклары узган елның 8 аена карата 1 миллион 258 мең, 844 һәм 280 мең сумлык итне ким җитештерделәр.
Район хуҗалыкларында керемнең 80 проценты чамасын терлекчелек продуктларын сатудан алынган акча тәшкил итә. Аны гел арттыра бару өчен булган терлекләрнең продукт бирүчәнлеген яхшырту белән беррәттән аларның баш санын арттыру да көн кадагындагы мәсьәлә булып кала.
Районда терлекләрнең баш санын ишәйтү буенча бик җитди эш сорала әле. Ә моның өчен билгеле сыерлардан бозау алуны, алынган үрчемне саклап үстерүне яхшырту мөһим. Терлекчелектәге 8 айлык нәтиҗәләр буенча «Арбор»да узган семинаркиңәшмәдә хуҗалыкларда бозау алу һәм бозауларны үстерү эшенең тиешле югарылыкта булмавы кискен тәнкыйтләнде.
Райондагы 20 хуҗалыкның яртысыннан артыгында быел 8 айда бозауларны узган елның шул чорындагыдан кимрәк алдылар. Бу чигенештә әйдәп баручыларны сводкада күрәсез.
Саннарда былтыр 8 айдагыдан ким бозаулар алынган хуҗалыклар.
Бөрбаш
87
Маяк
59
Тукай
54
Активист
50
Хуҗалыклардагы буаз сыер-таналарны барлаганнан соң, калган дүрт айда көтелгән үрчем дә сөендерерлек түгел: район буенча 13264, узган елгыдан 660 башка гына күбрәк бозау көтелә. Әле алар исән-имин туамы, ничәсе тана була. Мондый үрчем бракка чыгарылган сыерлар урынына көтү тулыландырырга гына җитә. Ә үзебез сыерларның, гомумән, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру туында сөйлибез. Бу килештән район җитәкчелегенең бетерелгән һәр өч дуңгыз урынына бер сыер арттырырга дигән таләбен үти алу икеле. Чөнки, кайда дуңгыз асрамый башладылар, шунда сыерлардан бозау алу начар.
Прогноз буенча «Маяк»та 117 баш бозау узган елга караганда ким алыначак. «Дуслык», Тукай исемендәге хуҗалыкларда да дуңгызны да бетерделәр, сыерларда үрчем алуда да чигенеш күзәтелә. Район буенча быел 8 айда 9088 бозау алынды, ә узган ел бу чорга 9173 булган.
Болай итеп көтүне дә яңартып, савым сыерларының баш санын да арттырып буламы соң инде. Әле бит нәселле терлекләр белән шөгыльләнүче район буларак читкә дә ел саен нәселле таналар үстереп сатарга кирәк. 1нче сентябрьгә район хуҗалыкларында 34 мең 735 баш мөгезле эре терлек бар. Узган ел шул чордагыдан 764 башка күп. Әмма монда нигездә 5 хуҗалыкның - Тукай исемендәге, «Татарстан», «Смәел», «Арбор», «Кызыл юл»ның гына өлеше бар. 76 проценты аларга туры килә.
Тана бозауларны туган көненнән аерып, махсус тәрбиягә куярга, аларны тиешле срогында каплату авырлыгына җиткерү өчен бәясенә карап тулы баланслы рацион белән ашатуны оештырырга кирәк. Сыер булачак бозаулардан тәүлеккә 700-800 граммнан да ким артым алынырга тиеш түгел. Савым сыерлары көтүен мул продукцияле яхшы таналар хисабына яңарту белән беррәттән аларның баш санын да арттыру бүген район хуҗалыклары алдында торган мөһим бурычларның берсе, дип ассызыкланды киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250