Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Агроволга" халыкара күргәзмәсе райондашларыбызга да җиңүләр алып килде

Татмолсоюз Татарстанда сөт җитештерүчеләрнең беренче рейтингын тәкъдим итте һәм анда безнеӊ районныӊ «Кызыл юл» хужалыгы бар.

Татмолсоюз Татарстанда сөт җитештерүчеләрнең беренче рейтингын тәкъдим итте. 15 җитештерүчедән торган рейтинг предприятиеләрнең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре нигезендә төзелгән. Республика сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов оешманың «Агроволга 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узган идарә утырышында шулай дип белдерде.

«Рейтингка керүчеләрне лидерлар дип саныйбыз. Бу – иң перспективалы предприятиеләр. Рейтинг предприятиеләрнең өч категориясе (терлекләрнең баш саны 1000нән артык, 500-1000 сыер һәм 500дән азрак) нигезендә әзерләнгән. Мәгълүмат чыганагы сыйфатында 2021 елгы статистик мәгълүмат файдаланылды. Тулаем җитештерелгән сөт һәм сыерларның продуктивлыгы бәяләү критерийлары булып хезмәт итте», - дип искәртте докладчы.
500-1000 сыер асраган компанияләр арасында Балтач районының «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы кооперативы, Әлмәт районының Токарликов исемендәге предприятиесе, Әтнә районының «Мәңгәр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм иң яхшылар дип табылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев