Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Активист» хуҗалыгында дуңгызчылыктан мөгезле эре терлек асрауга күчәләр

«Активист» хуҗалыгының Кургем фермасында чираттагы контроль үлчәү көне иде. Ферма территориясендә идеаль тәртип, юллары йөрерлек. Узган ел көзге пычракта да җиңел машина белән иркен кергән идек.

Терлекче 4-5 хатын-кыз абзарлардан куып чыгарып дуңгызларны үлчәүгә кертәләр. Уңайлы эшләнгән, терлекләр абзарның бер башыннан чыгарылып киртәләп алган үлчәүгә кертелә, икенче башыннан кире кайта. Антонида Камаева, Любовь Колесникова, Светлана Халтурина шушы фермада эшләп тәҗрибә туплаган терлекчеләр, гаиләләрендә балалары өчен яраткан әниләр, ирләре өчен ышанычлы хатыннар. Дуңгызларны бетерәбез дигәч, башта пошаманга калганнар. Урыннарына мөгезле эре терлекләр китерәбез дигәч һәм инде бушаган бер торакка бозаулар да китерә башлагач, бераз тынычланганнар.
Хәзер анда 100 башлап мөгезле эре терлек асрала. Таналарны көтү яңарту, арттыру өчен үстерәләр, үгезләрне ит өчен аерым симертәләр. Әле кайчан гына дуңгызчылыкта эшләгән Лидия Камаева, Ольга Тургенева монда да сынатмыйлар, терлекләрне кыска срокта тиешле авырлыкка җиткереп озату өчен тырышлыкларын кызганмыйлар.
Бу дуңгыз фермасы 19 хуҗалыклы Кургем, 15 хуҗалык яшәгән Кускем авыллары халкын эш белән тәэмин итеп торган. Дуңгызларның баш саны кимү сәбәпле, штат кыскаргач, мондагы терлекчеләрне машина белән Доргага йөртә башлаганнар. Роза Колесникова, Нина Чемокова сыер савучы булып эшлиләр. Хуҗалыгында сыер асраган авыл хатынына белмәгән эш түгел ич. Беренче көннәрдән үк әйбәт эш күрсәтәләр.
Быел Кургем белән Кускем авыллары арасындагы фермада дуңгызларны тулысынча бетерү планлаштырыла. Андагы 200 башлап дуңгыз Кургемдагы иткә озатылганнары урынына күчереп барыла. Бушаган торакны ремонтлау, таналар асрау өчен үзгәртеп коруга кирәкле материалларны, җиһазларны инде хәзерли башлаганнар.
- Дуңгыз китә, бозау килә, - ди бу ике авылда бригадир да, ферма мөдире дә булган Валерий Семенов. Алда торган үзгәрешләрдән каушап калмавы, барыннан да бигрәк ул үзгәрешләрдән авылдашларына зыян килмәсен, алар эшсез калмасын өчен чын күңелдән кайгыртуы ошады. Алда торган проблемаларны чишүдә хуҗалык рәисе Валерий кебек әнә шундый урта звено җитәкчеләренә, белгечләргә таяна да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250