Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл яши әле – мондый яшьләр булганда (фото).

Кичә Сабантуй мәйданында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь хезмәтчәннәр ярышты. Әлеге чараның инициаторы булып районның аграр яшьләр берләшмәсе тора.

Бәйгенең ачылу тантанасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин, район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин яшьләргә бүгенге ярышта һәм хезмәттә уңышлар теләде.

Һәр хуҗалыктан бер сыер савучы һәм бер механизатор катнашты. Алар җиңел атлетика буенча нормативлар тапшырдылар, вакытка йөгерделәр, кызлар сыер саву аппаратын сүтеп кордылар, ә егетләр тракторда йөреп, һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Сыер савучылар арасында бер егет тә бар иде. Ул - "Кызыл юл" хуҗалыгыннан 1991нче елгы Фәрит Галиев. Үзенең җитезлеге һәм сыер савучылар арасында бердәнбер булуы белән дә аерылып торды. Егетебез бәйге ахырында пьедесталның беренче баскычында урын алды. Шулай ук хатын-кызлар арасында да беренчелеккә дәгъва белдерүчеләр булды. Ул урынга "Уңыш"тан Әлфия Гыйльманова лаек дип табылды. Ә механизаторлар арасында "Дуслык"тан Александр Прокопьевка тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250