Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азык запасы арта

- Шушындый коры елда да шундый үлән үссен әле. Сугарулы басу да түгел ич. Нишләтеп үстердегез моны?!

Тукай исемендәге җәмгыять рәисе Нурулла Сәгъдиевны эзләп хуҗалыкның люцерна басуына килгән күрше Мари Иле Республикасы районы җитәкчеләре шулай гаҗәпләнү белдерделәр. Гаҗәпләнмәслек тә түгел! Калын булып, каерылып үскән үлән. Юк-бар чапкычлар гына эшли торган түгел монда. Басуга күп дистә еллык тәҗрибәсе булган механизатор Хәлил Гыйльмуллинны чыгарганнар. Хуҗалыкка инде 30 ел хезмәт күрсәтүче иске комбайнны карап-майлап торып эшләтә. Хәлилдән башканы санламый инде ул, диләр хезмәттәшләре шаяртып. Ургычы да егерменче сезонын ура икән инде. Шулай шул, оста кулында тимер тутыкмый. Җитештерүчәнлеге дә югары. Чабылган мәйдан күләме буенча көндәлек күпме акча эшләгәнен белеп тору да яхшырак эшләргә бер этәргеч. Комбайн белән үлән чабучы Сөнгатулла Хәкимов яшьтән шушы хуҗалыкта эшли башлап, шушыннан пенсиягә китәргә җыенучы осталарның берсе. «Полесье» комбайнында масса төяп җибәреп торучы Фаил Нуриев, аның ярдәмчесе Фәнис Шәрифуллинны да шушы басуда очраттык.
- Фотоларга төшеп мактарлык эш күрсәткән юк әле, - ди алар тыйнаклык күрсәтеп. Ә үзләре эшләмәгән түгел. Бүген хуҗалыкта планлаштырылган сенажның яртысы чамасы әзерләнгән икән, монда нәкъ менә югарыда телгә алынган механизаторларның да хезмәт өлеше зур бит. Хуҗалык рәисе Гафурҗанов фами¬лиясен әллә ничә тапкыр зур хөрмәт белән телгә алды. Рифат Гафурҗанов 34 ел инде монда шофер булып эшли икән. Хуҗалыкка кайтарылган беренче «КамАЗ»ларда бик озак эшләгән. Ә моннан өч ел элек үзенә өр-яңа «КамАЗ» машинасы биргәннәр. Һәм менә бүген Рифат кебек тырыш, тәвәккәл шоферлар басудан фермага көн саен 100ләрчә тонна масса кайтаралар. Мәсәлән, 2 июль көнне 250 тонна кайтарылган.
- Печән, сенаж хәзерләгәндә элегрәк бөтен авыл басуда була иде. Хәзер белмичә дә калабыз, 10лап механизатор кышка җитәрлек запасны хәзерләп куялар, - ди көтү каршыларга чыккан хатыннарның берсе, басудан төшеп ферма территориясенә кереп киткән масса төягән машина ягына ымлап. Әйе шул: Рифат, Фидаил, Гамил, Фаил, Рузил, Хәлил, Фәнил, Айрат кебек санаулы шоферлар, механизаторлар хуҗалык¬ның барлык терлекләрен дә азыклы итә хәзер. Иртәдән кичкә кадәр басудан кайтмый алар. Көнгә ике тапкыр урынга килеп ашаталар үзләрен. Кайчандыр үзбәк якларына китеп, кабат туган ягына кайтып төпләнгән Валентина Иванова пешергән пылаулар бигрәк тә тәмле була ди.
Рәсемдә: Шофер Рифат Гафурҗанов.
Хәлил НӘКЫЙПОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250