Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Басуларда комбайннарны ЮХИДИ машинасы куып йөргәнен күрсәгез аптырамагыз – «Комбайн» операциясе башланды

Республика территориясендә 27 июльдән 14 августка кадәр «Комбайн» операциясе үткәрелә.

Аның максаты комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитны саклау, хокук бозуларга каршы көрәшне көчәйтүдән гыйбарәт. Урып-җыю чорына кергәндә районда мондый тикшерүләр үткәрү кирәкме, юкмы, анысы безгә караӊгы.
Әмма 2 атна дәвамында барлык хуҗалыкларда «Комбайннар парады»н әзерләү, үткәрү вакытында теркәү документлары булу-булмауга, машиналар һәм агрегатларның документлардагы завод номерлары белән туры килүенә, техник күзәтү үтү турында документка, үзйөрешле машиналар белән идарә итүченең тиешле категорияләре, ОСАГО полислары, башка документлары булу-булмауны ЮХИДИ хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы белгечләре белән бергә тикшерә ала иде бит.
Проблемалар килеп тумасын өчен комбайн хуҗаларына кирәкле бөтен документларны үзләре белән йөртү зарур. Шулай ук комбайнда авария тукталышы билгесе, утсүндергеч һәм башкалар да булырга тиеш. Шушы барлык таләпләргә җавап бирмәгән техника хуҗасы административ җаваплылыкка тартылачак. Басуларда комбайннарны ЮХИДИ хезмәткәрләре машина белән куып йөргән чакка туры килсәгез, аптырамагыз.
Фото: http://menzelinsk.tatarstan.ru/file/photoreport/print_618308_775013.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250