Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Берәүләр арттыра, ә икенчеләре...

Бер булганнан гел була дигәндәй, «Татарстан», «Алга» җәмгыятьләре элек-электән районда сөт җитештерү буенча нәтиҗәле эш күрсәтеп киләләр.

Сөт сатудан кергән акчаның тәмен бик яхшы беләләр биредә. Кассага акча әйбәт кереп торгач хезмәт хакларын да вакытында биреп баралар, башка кирәк-яракка да кала. Көннәр кызу торуга карамастан, көндәлек игътибар үзәгендә тотып, ике хуҗалыкта да июль аенда да сөтне күп савалар. Июльнең беренче декадасында көн саен 2 тонна чамасы сөтне узган елгыдан күбрәк сатканнар.
Ләкин җәй уртасының яшел массага иң бай чорында кайбер хуҗалыкларда мөмкинлекләрне кулдан ычкындыралар. Мәсәлән, «Игенче», Тимирязев исемендәге хуҗалыклар июльнең беренче ункөнлегендә сөт сатуны узган ел шушы чордагыдан 1 тоннадан күбрәккә киметтеләр. Мондый чигенешне сөтчелеккә игътибар кимү нәтиҗәсе дип кенә аңлап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250