Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Берни дә эшләмәсәк...

Явыз чүп үләненә каршы көрәшне оештыру район авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук әлеге үсемлек үскән җир биләмәләре хуҗалары һәм фермер хужалыклары карамагында

Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә балтырган шактый җирләрне биләп тора, ул территорияләр өчен дә, сәламәтлек өчен дә куркыныч тудыра. Ул тышкы мохиткә бик чыдам үсемлек, ел саен зуррак территорияне биләп ала. Балтач районында да балтырган авыл жирлекләрендә киң таралган.

Явыз чүп үләненә каршы көрәшне оештыру район авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук әлеге үсемлек үскән җир биләмәләре хуҗалары һәм фермер хужалыклары карамагында. Районның барлык оешма һәм учреждение җитәкчеләрен үз коллективларын балтырганга каршы көрәшкә алып чыгарга чакырабыз. Әгәр берни дә эшләмәсәк, тиздән бакчачыларга аның белән үз участокларында көрәшергә туры киләчәк.

М.Фәттахов,

Татарстан Республикасы буенча «Россельхознадзор» дәүләт тикшерүчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев