Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бозаулар көр булсын

Буаз сыерлар бозауларга 45-60 көн кала сөттән ташлатылырга тиеш. Ташлатылган сыерларны савыла торганыннан аерырга кирәк. Моның өчен һәр сөтчелек фермасында аерым бозаулату тораклары булырга тиеш.

Ташлатылган сыерлар ел әйләнәсендә даими рәвештә шунда күчерелә барыла. Аерым ашату рационы төзелә. Аларга яхшы сыйфатлы азыклар гына ашату шарт. Сыйфатсыз, составында май кислотасы булган сенаж, силос бирү, шулай ук барда бирү тыела. Рационда 6 кг.га кадәр печән, 10-15 кг.га кадәр яхшы сыйфатлы сенаж, 15 кг. азык чөгендере булса әйбәт. 2-3 кг. фураж бирергә була. Җилен иттерү өчен 1 кг. солы пешереп бирү шарт. Бозауларга 15 көн кала солы бирүне туктаталар. Бүлекләрдә бозаулату бокслары эшләнә. Бозауларга 2- 3 көн калгач, ташлатылган сыерлар боксларга
күчерелә. Сыер бокста бозаулый. Беренче угыз сөтен имү бозау өчен бик мөһим. Әмма бу сыер боксларда бозаулаганда гына мөмкин. Сыер бозау белән бокста 3 көннән 7 көнгә кадәр тора. Бозаулаганнан соң сыер бозаулату бүлегендә 15 көнгә кадәр тотыла. 15 көннән соң саву бүлегенә күчерелә.
Фото: http://bigpicture.ru/?p=61594

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250