Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Икесе унга тора

Комбайннар парадының «Сорнай» җәмгыяте басуында үткән беренчесе шәбрәк булган икән, шул зонадагы хуҗалыклардан урып-җыюда катнашачак барлык комбайннар да диярлек китерелгән иде.

Комбайнчылары да, аларның ярдәмчеләре дә биредә. Тимирязев исемендәге җәмгыять базасында үткән шундый ук парадның икенчесендә теге чакта бер «Алга» җәмгыятеннән генә килгән кадәр комбайн күреп гаҗәпләнеп куйдым. Аланнар белән берләшкәч, парктагы техникалар саны тагын да арткан «Бөрбаш» җәмгыятеннән дә нибары ике комбайн килгән. Хәер, бу икесе дә кем әйтмешли, унга торырлык. Нурислам Сабирҗанов инде 30 еллык тәҗрибәсе булган оста механизатор. Ярдәмче итеп мәктәптә укучы үсмер улы Илназны алган. Аңа кадәр өлкән улы белән эшләгән. Алмаз хәзер Казанда институтта укый икән. Әтисе комбайнында ярдәмче булып эшләп алган акчаларының файдасын Казанга киткәч күп күргән. Хәзер менә Илназ зур тормышка шулай эшләп әзерләнә. Парадка Бөрбаштан килгән Илшат Нотфуллинда да ике малай үсә икән. Өлкән улы Илназ быел да аның комбайнында ярдәмче. Илшат үзе дә озак еллар механизатор булып эшләп пенсиягә чыккан әтисе Рәхмәтулла янында йөреп техникага якынайган кеше.
«Татарстан» җәмгыятеннән килгән комбайнчыларның күңелләре көр, комбайннары да ялт иткән. Бүгенге сынауга Рәфкать Саттаров, Фәргать Шәмсетдинов, Марат Сабирҗанов, Разит Габдуллинны җибәргәннәр. Урып-җыюда инде күп еллардан бирле эшлиләр, ничек урдырсаң, ничек суктырсаң яхшы икәнен өйрәтәсе юк. Кем әйтмешли, урак эшләре табадан бәрәңге ашау белән бер инде алар өчен. Еллар узган саен яңарып торган техникаларга да бик тиз ияләнәләр.
Тимирязев исемендәге җәмгыять комбайнчылары барысы да диярлек басуда иде. Заманында район күләмендә югары эш нәтиҗәләре күрсәтеп бүләкләр алган Фәргать Гаязов, Ясәви Ногманов та ярдәмчеләре белән килгән. Илфат Әсхәдуллин, Фәнил Хәкимҗанов комбайннарында ашлык суктырып карап яхшы билгесе алдылар. Бу парадка да хуҗалыкларның бухгалтерия хезмәткәрләре чыккан иде. Һәркайсы урып-җыюда эшләүчеләрнең хезмәтләренә түләү шартлары турында сөйләде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин быелгы уракның үзенчәлекләре, таләпләр турында конкрет фактларга нигезләп аңлатты, күп сорауларга җаваплар бирде. Ашлыкны күп тә,югалтуларсыз да җыеп алган комбайнчылар, басудан ындырга ташыган шоферлар хезмәтенә тиешенчә түләргә, урып-җыюда катнашачак һәркем нәтиҗәлерәк эшләгән саен акчаны да күбрәк аласын алдан ук белеп торырлык итеп эш оештырырга кирәк диде.
Рәсемдә: Басу түренә чүгәләгән Тимирязев исемендәге җәмгыять комбайнчыларына ияреп чыккан малайлар бәлки тиздән үзләре дә комбайнга утырыр.
«Бөрбаш» җәмгыятенең барлык комбайнчылары өчен имтихан тоткан ике батыр - Илшат Нотфуллин, Нурислам Сабирҗанов үзләренең ярдәмчеләре - уллары Илназлар белән.
«Татарстан» җәмгыятеннән килгән Рәфкать Саттаров, Фәргать Шәмсетдинов, Марат Сабирҗанов, Разит Габдул-лин үзләренең ярдәмчеләре белән уракка бүген чыгарга әзер.
Хәлил НӘКЫЙПОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250