Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Күптән моның кадәр терлек азыгы әзерләгән юк иде»

Смәелдә печәнне дә вакытында җыеп ала алганнар, костерның беренче катыннан җәмгыятьтә эшләүчеләргә дә таратылган, хуҗалыкның үзенә дә тупланган.

Җәйнең соңгы аена да аяк бастык. Авыл хуҗалыгы тармагында мең төрле мәшәкатькә күмелгән чор. Әлегә терлек азыгының икенче каты салына, инде җайлап кына уракка да кереп китүче хуҗалыклар бар, ындыр табагына кайткан ашлыкны вакытында урнаштырып, бушап калган басу-кырларны вакытында эшкәртеп барырга да кирәк. «Смәел» җәмгыяте терлек азыгының соңгы мәйданнарыннан уңышларын җыеп алып, сенаж туплауны тәмамлады. Чират хәзер игеннәрне югалтусыз җыеп алуда.

«Смәел»леләрнең мал башына карата җирләре аз булуы билгеле, шуңа да алар үзләрендә тупланган терлек азыгы белән генә тукталып калмыйлар, читкә дә чыгып эшлиләр. Шул ук вакытта җитмәгән очракта сатып алып ашатырга да мәҗбүрләр. Берара әлеге хуҗалыкта терлекчелек белән берникадәр проблемалар булып, күрсәткечләре артка тәгәри башлаган иде. Бүгенге көндә хәлләр ничегрәк, терлек азыгын тиешенчә әзерли алганнармы? Шушы сораулар белән җәмгыятьнең баш зоотехнигы, инде 20 елдан артык шушы вазыйфаны башкаручы Азат Нәбиевка мөрәҗәгать иттек.

– Кышлату чорында малларны азык белән тәэмин итү безнең иң мөһим бурыч, – дип сөйләшүебезне башлап җибәрде белгеч. – Биредәге мәйданнардан 5542 тонна, читтәге җирләрдән 3153 тонна (2100е берьеллык - З.Ф.) сенаж туплый алдык. Безнең җирләр аз, ә терлек саны күп булу сәбәпле читкә чыгып та, ягъни Марида да терлек азыгы туплыйбыз. Узган ел, мәсәлән, терлек азыгын бик аз күләмдә әзерли алдык. Үзебезнең запаслар белән генә чыгышлана алмагач, сатып та алырга туры килде. Дөрес, шул сәбәпләр аркасында печән, салам турап биреп, рацион кимерәк ашатылды, ләкин инде быел куелган максатка ирешеп, азыкны күп итеп әзерләргә тырышабыз. Быел кукурузлар да бик шәп булып үсә, аларга да өмет зурдан. Гомуми мәйданы 710 гектар бездә кукурузның, шуның 100 гектарын орлыкка суктырып алырга да планлаштырабыз. Бүгенге көндә әзерләнгән терлек азыгын алып карасак, ул 8695 тоннаны тәшкил итә, безнең күптән моның кадәр азык әзерләгән юк иде инде, – ди Азат абый.

Печәнне дә вакытында җыеп ала алганнар, костерның беренче катыннан җәмгыятьтә эшләүчеләргә дә таратылган, хуҗалыкның үзенә дә тупланган. «Смәел» җәмгыятендә мегаферма районыбызда иң беренчеләрдән булып төзелде. Биредә хәзер азык цехы да ясарга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев