Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көшткәтбашта кемнәргә флаг һәм премия тапшырганнар?

“Уңыш” хуҗалыгында инде өченче ел алдынгы комбайнчыларга күчмә флаг һәм премия тапшырыла.

Урып-җыю эшләрендә җитештерүчәнлекне арттыру, тиз һәм сыйфатлы эшләүне тәэмин итү һәм өстәмә матди стимул булдыру максатыннан, район башлыгы Рамил Нотфуллин инде ничәнче ел комбайнчылар арасында район башлыгы призына махсус ярыш оештыра. Һәр атнада иң күп уңыш суктырып алган комбайнчыга махсус вымпел һәм акчалата премия тапшыру, чыннан да, кырдагылар өчен күңелле вакыйгага әйләнде.

Мондый матур гадәт “Уңыш” хуҗалыгында да яшәп килә. 10 көн эшчәнлек нәтиҗәсе буенча алдынгы баручы комбайнчыларыбызга күчмә флаг һәм премия тапшыру өченче елын матур гына дәвам итә.

Шушы көннәрдә комбайнчыларга күчмә флаг һәм премия тапшырганнар. Беренче ункөнлек нәтиҗә буенча флаг әтиле-уллы Гарифуллиннар кулында.

Фото: Ягъфәр Гарифуллин
Чыганак: #ШатКөшкәтбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып-җыю урак өсте Уныш хуҗалыгы